ХАССП системасы-азык-төлек продукциясен куркынычсыз җитештерү нигезе

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге хәбәр итә, 2020 елның 26 февралендә 14.30 сәгатьтә «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ базасында түләүсез, «ХАССП системасы – азык-төлек продукциясен куркынычсыз җитештерү нигезе» темасына мәгълүмат семинары оештырылачак. 

Семинар азык-төлек продукциясен җитештерү белән бәйле юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның белем дәрәҗәсен күтәрү, ХАССП принципларына нигезләнгән процедураларны эшләү, гамәлгә кертү һәм аларга ярдәм итү зарурилыгы турында мәгълүмат җиткерү һәм белемнәрен арттыру максатыннан үткәрелә.

Килеп туган сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә була, (843) 221 79 88, (843) 221 90 66

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International