14 февраль көнне Айдар авылы китапханәсе Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган "Китаплар бүләк итегез" дип исемләнгән дүртенче Бөтенроссия акциясендә катнашты. Бу акциядә Ф.Фаляхова, А. Вәлиева, Ф. Һадиуллиналар китапханәгә яратып укылган китапларын бүләк иттеләр.
Бәйрәмнең төп идеясе - кешеләргә бер - берсенә яхшы китаплар бүләк итү һәм кәгазь китапның актуаль бүләк булып калуын, үз кыйммәтләрен югалтмавын күрсәтү. Бүләк ителгән китаплар китап киштәләрендә үз урынын гына алып калмыйча, үз укучысын да табарлар дип ышанып калабыз.
Бу көнне китапханәче «Мәхәббәт - китап битләрендә» дип исемләнгән, Изге Валентин көне символы - йөрәк белән бизәлгән күргәзмә оештырып, бәйрәм атмосферасы тудырырга тырышты. Китап укучыларга мәхәббәт турында язылган матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, бай әдәбият сайларга һәм «Яраткан китап өчен Валентинка калдырырга» тәкъдим итте. Алар валентинкада яраткан китапларының һәм авторының исемен яздылар.