ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2019 ел
шимбә

11 июль  көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Ак каен” балалар бакчасында  "Уеннарда хәрәкәт, хәрәкәттә-бәрәкәт" – дип исемләнгән  күңелле ярышлар уздырды.  Балаларны ике командага бүлеп, төрле уеннарда ярыштырып көч сынашулардан соң дуслык җиңде.

12 июль көнне Иске Җөри  авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. "Һәр көн игелек кыл” акциясе кысаларында,  1 группа инвалид Шакурова Миләүшәнең   өйендә  булды,   аны яңа матбугат белән таныштырды  һәм  яңа китаплар тәкъдим итте.

Бу авыл Әбде авылыннан ерак түгел тау битендә урнашкан, кайчандыр 19 хуҗалыгы булган авыл.
Бу көнне Саба һәм Теләче районнары җитәкчеләре, Игенче авылы халкы, аларның балалары һәм оныклары авыл зиратында мәрхүмнәргә дога кылдылар, Коръән, намаз укыдылар.
Бәйрәм үзәк мәйданда уеннар, конкурслар, артистлар чыгышлары белән дәвам итте.

11 июль көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты берләшмәләренең отчет концерты булып узды. “Иң яхшы мәдәният йорты - 2019”  республика конкурсы кысаларында әзерләнгән чыгышларны, районыбызның мәртәбәле жюри членнары бәян итте.

Шулай ук җәй айларында, даими рәвештә, мәдәният йортын бакчасында печән чабу, җыештыру эшләре алып барыла.

Бәйрәм җыр-бию, төрле уеннар белән үрелеп барды.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

10 июль көнне Әбде авыл китапханәсендә ТАССР ның   100 еллыгына багышланган «Лишь тот достоин уваженья, кто чтит историю свою» дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар ТАССРның барлыкка килүе һәм үсеше турындагы мәгълүматлар белән таныштылар. Шулай ук китапханәдә әлеге чарага багышлап китап күргәзмәсе эшләнелде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирү  өчен  аларны  сайлап  алу  конкурсының   2  этабы  турында   игълан  итә.  

9 июль көнне Айдар авыл китапханәсендә Фәйрүзә Мөслимованың 65 яшьлегенә багышлап "Еракка  яңгырасын көмеш моң" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әдәбият сөючеләр өчен Фәйрүзә Мөслимова "Ярату яралары", "Апрель кары", “Алтын йозак” шигырь җыентыклары буенча таныш. Ул озак еллар "Ялкын" журналының әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшләде. Фәйрүзә Мөслимова-ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International