9 июль көнне Айдар авыл китапханәсендә Фәйрүзә Мөслимованың 65 яшьлегенә багышлап "Еракка яңгырасын көмеш моң" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әдәбият сөючеләр өчен Фәйрүзә Мөслимова "Ярату яралары", "Апрель кары", “Алтын йозак” шигырь җыентыклары буенча таныш. Ул озак еллар "Ялкын" журналының әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшләде. Фәйрүзә Мөслимова-ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты.