Балалар Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр, җыр җырладылар, сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
20 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучысы Закирова Язгөл Л.Н. Толстой исемендәге XVII республика фәнни- гамәли конференциясендә катнашып кайтты. Язгөл бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, I урынны алды һәм дипломга лаек булды. Җиңүчене республика фәнни- гамәли конференциясенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Е. Я. Нуртдинова әзерләде. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
20 апрель көнне Шармыш авыл китапханәсе "Библионочь - 2019" Бөтенроссия акциясендә катнашты. Китапханәгә килүчеләр авылыбызның үткәненә тагын бер кат кереп киттеләр. Шармаш авылы тарихы презентациясе ярдәмендә без тарихыбызның битләрен яңарттык. Укучыларыбыз балачак хатирәләре белән уртаклаштылар .
20 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Күңелләрдә яши Тукай моңы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә укучыларны бөек язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра.
19 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә «Сак бул!» дип исемләнгән информация сәгате үткәрелде, шулай ук "Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Әлеге күргәзмәдә наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү буенча киталар тәкъдим ителде.
Ул «Мин китап белән табигать дөньясын ачам" дигән исем астында узды.
Китап һәм иллюстратив материаллардан тыш балалар ясаган травячиклар күргәзмә экспонатлары булды.
Балалар гаҗәеп серле хайваннар, сирәк үсемлекләр белән таныштылар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясындагы рекордлар турында белделәр.
Үзәк авыл мәдәният йорты территориясе чүптән чистартылды.
Балалар иҗат үзәгеннән Мәхмүтова Диләрә “Гаиләм язмышы илем тарихында” дип аталган укучыларның эзләнү эшләре Республика конкурсында катнашып, 7-10 яшьлек балалар арасында “Гаилә язмышы илем тарихында” номинациясендә III дәрәҗә Дипломга лаек булды (җитәкчесе З.Ш.Мәхмүтова).
Конкурста 20 муниципаль районнан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәреннән 200гә якын бала катнашты.
Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә, бөек татар язучысы Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган, "Яздан аерып булмый Тукайны" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә китап укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән таныша алалар.
Күргәзмәдә Габдулла Тукайның китаплары һәм газета-журналлардан алынган мәгълүматлар куелды. Бу күргәзмә аның иҗатын яктырта, аның иҗаты, чын мәгънәсендә, тәрбия китаплары. Китапханәгә килгән һәр китап укучы әлеге күргәзмә белән таныша ала.