ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Шуны күздә тотып, Субаш авыл китапханәчесе “Язгы игелеклелек атнасы” кыссаларында Степанова Марияның өенә килде. Өлкәннәр янына баргач, аларга төрледән – төрле китаплар бирү генә түгел, ә аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер дә теләнде. 

Алар балаларны ата-бабаларыбызның милли бәйрәме, аның тарихы һәм халык тормышында әһәмияте белән таныштырдылар. Татар халкының көнкүреше һәм мәдәнияте белән кызыксындылар. Милләтара дуслыкны тәрбияләделәр.

Китапханәче балаларга Г.Тукайның әкиятләрен укыды. Балалар  үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр.

Бу көнне китап укырга яратучылар белән төрле конкурслар викториналар үткәрелде.

Чисталык ике айлыгы кысаларында, Казаклар авылы китапханәчесе һәм Олы Кибәхуҗа мәдәният хезмәткәрләре һәр атна саен өмә оештыралар, мәдәният йорты һәм китапханә территорияләрен тәртипкә китерәләр. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык    ширкәтләренең эчке  инфраструктурасы объектларын  ремонтлау  буенча  чыгымнарын  финанслашу  программасының  гамәлдә  булуын  искә  төшерә.     2018 елда    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның  20  декабрендәге  1185 номерлы  карары  белән  СНТның эчке  объектларын  ремонтлауга  чыгымнар  өчен  1:2 чагыштырмасында субсидияләр  бирү  тәртибе  расланды. Программаның  асылы  шунда,  СНТ ремонтлауга  тоткан  һәр мең  сум  өчен  дәүләт  тагын  ике  мең  сум  өсти. 

Бәйге Татарстан китап нәшрияты белән берлектә Татнетны үстерү Фонды тарафыннан оештырылды. Әлеге проект файдаланучыларның игътибарын татар теленә, татар әдәбиятына җәлеп итәргә ярдәм итә.

22нче апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган атналык кысаларында “Үз телемдә шигырь сөйлим” исемле шигырь бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә Г.Тукай шигырьләре белән берлектә башка татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырыды. Балалар әти-әниләре белән бергә бәйгегә зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр: сәнгатьле итеп шигырьләр өйрәнгәннәр, костюмнар сайлаганнар. Балаларның чыгышларын район мәгариф бүлегеннән мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н.. һәм район үзәк китапханәсеннән килгән кунаклар бәяләде. Жюри әгъзалары  барлык балаларны да тыңлап, һәр төркемдә иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләрне ачыклады. Бәйгедә катнашкан бер бала да бүләксез калмады, аларга бәйгенең иганәчесе- “Идеальная Пара” кибетләр челтәре хуҗасы Нәҗметдинова  А.Р. тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

2019 елның 22 апрелендә Теләче муниципаль районы делегациясе «2018 ел хәйриячесе» республика конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чарада катнашты. Әлеге чарадага Теләче муниципаль районыннан күп балалы гаиләләр чакырулы иде.

                                                        


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International