22нче апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган атналык кысаларында “Үз телемдә шигырь сөйлим” исемле шигырь бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә Г.Тукай шигырьләре белән берлектә башка татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырыды. Балалар әти-әниләре белән бергә бәйгегә зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр: сәнгатьле итеп шигырьләр өйрәнгәннәр, костюмнар сайлаганнар. Балаларның чыгышларын район мәгариф бүлегеннән мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н.. һәм район үзәк китапханәсеннән килгән кунаклар бәяләде. Жюри әгъзалары барлык балаларны да тыңлап, һәр төркемдә иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләрне ачыклады. Бәйгедә катнашкан бер бала да бүләксез калмады, аларга бәйгенең иганәчесе- “Идеальная Пара” кибетләр челтәре хуҗасы Нәҗметдинова А.Р. тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Кечкенәдән үк балалар күңелендә шундый бөек шагыйрьләребезгә карата ихтирам һәм хөрмәт, иҗат иткән шигырьләренә кызыксыну уяту максатыннан үткәрелгән бу бәйрәм балаларда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Алар тагын да канатланып, мондый бәйгеләрдә катнашырга теләүләрен белдерделәр.