ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

Балалар китабы көне әкиятче Г. Х. Андерсен белән бәйле. Китапханәче  Гильмутдинова Р.  Андерсенның балачагы, иҗаты белән һәм балалар китабының тарихы белән таныштырды. Күргәзмә оештырылып күзәтү үткәрелде.

"Безнең канатлы дусларыбыз" күргәзмәсе укучыларга кош төрләре, аларны урнаштыру үзенчәлекләре, повадкалар турында сөйләде. «Кошлар турында язучылар» бүлегендә укучыларны Виталий Бианки, Михаил Пришвин, Николай Сладков, Евгений Чарушин, Константин Паустовский әсәрләре каршы алды…  

2 апрель  көнне Теләче район мәдәният йортында “Без бергә!” балалар халык иҗаты республика фестиваль- конкурсының зона туры үтте. Конкурста өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең “Мода театры” коллективы да катнашты.

Олы Мишә урта мәктәбендә юлда йөрү иминлеген булдыру, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау максатыннан “ЮИД” отряды эшләп килә. Отряд үз эшчәнлеген конкурсларда катнашып, акцияләр үткәреп, укучылар каршында чыгыш ясап алып бара. Язгы каникул чорында отряд членнары белән Ягафарова Г.Н. очрашты. Саба районы юл иминлеге профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе отрядка символик билгеләр, укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

2  нче  апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары “ Без бергә”  республика балалар  иҗаты  фестиваленең  зона   этабында  катнаштылар.  Теләче урта мәктәбе укучылары бик яхшы әзерләнделәр һәм матур  чыгыш ясадылар.  Матур чыгышларыгыз  белән котлыйбыз! 

28 март Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән каникулда "Китапларга каникул юк" дигән түгәрәк өстәл артында китап укучылар очрашты.

27 март  "Халыкара театр" көне уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында "Балачак" курчак театр студиясендә, театрның  беренче артистларыннан берсе Рәфинә Мубаракзянова белән очрашу булды. Очрашуда театр истәлекләре белән уртаклашып, ул үзенең фикерләрен җиткерде. Чараны мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре эзерләде.

Бу көнне  халык бер-берсенә көлкеле хәлләр сөйләп шаяртырга, кәефләрен күтәрергә тырышалар. Әлеге дата уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсендә “Кәефегез күтәренке булсын!!!” исемле темага көлке сәгате үткәрелде. "Көлегез - файдасы күп, белегез!"- исемле күргәзмә төзелеп тәкъдим ителде. Һәркем үзенең исендә калган кызыклы вакыйгаларны искә төшерде.


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә “Балалар китабы сихри бер дөнья” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар өчен төрле кызыклы әкиятләр, хикәяләр укылды. Кичә барышында балалар “Тылсымлы каләм безнең кулларда”  дип исемләнгән шигырь язу конкурсында катнаштылар, кроссвордлар, сканвордлар чиштеләр. Балалар китапларыннан төзелгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Бу чарадан балалар бик канәгать калдылар.

Әлеге конкурста 4 -5 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар бу чарага зур җаваплылык белән әзерләнделәр, уеннарда һәм викториналарда катнаштылар. Конкурс программасы ахырында барлык катнашучыларга да призлар бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International