Шул унайдан, Субаш авыл китапханәсендә бөек язучыга багышлап "Под сводами" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Николай Васильевич Гоголь - үзенчәлекле рус язучыларының берсе. Аның китаплары бик эчтәлекле һәм кызыклы була. Гоголь өчен язучының эше сәнгатьнең ижтимагый, тәрбия роле аның өчен ижади батырлык булды. Гоголь сәнгать культурасында чын мәгънәсендә ачылган китаплар булдырган, рус әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган. Гоголь язучы гына түгел, ә үзенчәлекле, фажигале язмышлы кеше. Россиянең тарихи язмаларының чын-чынлап җимерелүенә чик куйган фикер иясе пәйгамбәребез дә. Күргәзмәдә язучының китаплары һәм аның әсәрләре турында китаплар тәгъдим ителде. Күргәзмәнең максаты- бөек язучы ижатына кызыксыну уяту.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән 1 апрель "Бөтендөнья кошлар көне" уңаеннан, китап укучы балалар белән рәсемнәр ясау оештырылды. Балалар белән үзебезнең якка әйләнеп кайтучы кошларны барлап, рәсемнәрен ясадык.
Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча бик зур эш алып барыла. Юл йөрү кагыйдәләрен белгән һәм аларга буйсынган очракта гына без үзебезне юлларда тыныч һәм куркынычсыз тота алабыз. Шушы максат белән безнең балалар бакчасында ачык шөгыль үтте. Бу шогыльгә әйдәп баручы специалист Ягафарова Г.Н. чакырылган иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.
Көлке көне - алдау көне бөтен планета буйлап нык адымнар белән безгә рух, дәрт, дәрман, кәеф өстәп йөри. Шул уңайдан Субаш авыл китапханәсендә китап укучылар өчен кызыклы китаплардан торган "Иң кызыклы китаплар" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Шул унайдан 2 апрель көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Халык җәүһәрләре» берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Кошлар – безнең канатлы дуслар» дип исемләнгән тематик сәгать үтте. Тематик сәгать барышында балалар презентация ярдәмендә кошлар турында кызыклы мәгълуматлар алдылар, кышлаучы кошлар белән күчмә кошларны аерырга өйрәнделәр. Кошлар көне уңаеннан рәсем конкурсы игълан ителде.
Әбде авыл китапханәсендә балалар өчен күңелле күргәзмә - юморина оештырылды. Күргәзмәдә - «Приключение капитана Врунгеля" һәм «Барон Мюнхаузен», Том Сойер әсәрләре тәкъдим ителде. Балаларга күргәзмәдән таныш китапны сайларга, аннан бирем табарга һәм аны укырга, сорауларга җавап бирергә һәм китап герое өчен күңелле шарж ясарга тәкъдим ителде. Иң актив катнашучылар баллар алды.
Бәйрәм урамда, мәдәният йорты каршында узды. Бу чара традицион рәвештә ел саен үткәрелә. Ел саен бәйрәмгә килүчеләрдә арта: укучы балалар, ясле-бакча балалары, авыл халкы. Китапханәче бу көннең ничек барлыкка килүен аңлатып узды. Катнашучылар биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм табышмаклар, мәкальләр әйтештеләр. Шул арада казанда ботка да пеште, самоварда чәй дә кайнап чыкты. Ахырдан барсы да бик тәмләп сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Балалар китабы атналыгы кысаларында, Алан авылы китапханәчесе иң кечкенә китап укучылар арасында китап укуны пропагандалау максатыннан, “Яраткан китаплар илендә” исемле китапханә дәресе үткәрде. Балалар белән ин яраткан китапларына күзәтү ясалды, табышмакларга һәм укылган әсрләр буенча сорауларга бергәләп җавап бирделәр.