29 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хуҗиәхмәтова З.Г һәм мәдәният йорты директоры Гимранова Г. “Карга боткасы” бәйрәме оештырдылар.

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Бәйрәм урамда, мәдәният йорты каршында узды. Бу чара традицион рәвештә ел саен үткәрелә. Ел саен бәйрәмгә килүчеләрдә арта: укучы балалар, ясле-бакча балалары, авыл халкы. Китапханәче бу көннең ничек барлыкка килүен аңлатып узды. Катнашучылар биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм табышмаклар, мәкальләр әйтештеләр. Шул арада казанда ботка да пеште, самоварда чәй дә кайнап чыкты. Ахырдан барсы да бик тәмләп сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International