ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек, битарафлык, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият укудан бөтенләй бизү, яхшылыкны күрмәү кебек кире сыйфатларның көчәюе сизелә. Шуны истә тотып 30 март  көнне Максабаш авылы китапханәсендә   мәдәният йорты   белән берлектә. "Әһлак нигезе - матур гадәт " дигән исем астында тематик сәгать  үткәрелде.

Укыту буенча семинарлар Казан Федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбенең методик ярдәме белән оештырылды. Республика буенча 21 меңнән артык кеше ә район буенча 164 участок сайлау комиссияләре әгъзалары үз белемнәрен күтәрәчәкләр. Районыбызда укулар “Батыр” спрткомплексында оештырылды һәм 1 нче апрельдән 17 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Укытучылар – 2018 нче елның ноябрь-декабрь айларында махсус программа буенча укып кайткан сайлау комисиия әгъзалары. Укыту буенча беренче семинарлар 1 нче һәм 2 нче апрель көннәрендә зур оешканлык белән узды.

Әлеге күргәзмәдә авторның «Түгәрәк бәхет»,  «Урман уртасында», «Песнәк», «Сабан туе»  китаплары урын алды.

Бу уен кыю укучылар өчен, чөнки укучылар сайлап алынган китапның нинди икәнен күрмиләр. Китапханәче тарафыннан әзерләнгән «Сюрприз» күргәзмә өстәле ясалды. Бу күргәзмә яшь китап укучыларда кызыксыну уятты. Балалар бик теләп үзләренә сюрприз-китаплар сайладылар. Бу уенда катнашу өчен укучылар “Серле дә, сихри дә - ул китап» дигән әдәби викторина сорауларына җавап бирергә тиеш иделәр.

Шул уңайдан, Теләче җирлекара китапханәсе "Көлүдә бөтен тылсым" дигән китап күргәзмәсе белән танышырга тәкъдим итә. Көлке дөньясы-ул үзенчәлекле дөнья. Чын күңелдән көлергә кем яратмый? Игелекле китап - бу эштә алыштыргысыз ярдәмчебез.

Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын,  телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек. Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши.

«Ак калфак» берләшмәсенә актив йөрүче Зәмзәмия апа Сәетгараева үзенең кул эшләре: носки, башмак, шәл, киезләр бәйләү  алымнары белән таныштырды. Матур төсләрдән бәйләнгән башмак-бияләйләр башкаларда бәйләүгә кызыксыну уятты.


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

1 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын язгы-кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.

30 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның экологик культураларын үстерү, табигатькә соклану хисләре уяту һәм сакчыл караш тәрбияләү уңаеннан, "Экологик сукмак буйлап..." дип аталган экологик дәрес үткәрелде. Бу экологик дәреснең мәгънәсе дә шунда ки, табигатьне саклар өчен иң мөһиме нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, шуны аңларга кирәк, безнең арадан һәрберебез табигатьнең һәр хәзинәсе өчен җавап бирергә тиешбез. Шуның өчен дә  бик каты законнар кирәк дип уйлыйм. Икенчедән, кеше балачагыннан ук  үзендә табигатькә сак караш  тәрбияләргә тиеш. Өченчедән, табигатькә  һәм кешегә зыян китерми торган техника һәм технологияләр эшләнергә тиеш. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын  арттырып, берлектә яшәргә кирәк.

Чөнки 2нче апрельдә  күренекле әкиятче Ганс Христиан Андерсен туган. Халыкара балалар китабы көне дә шул көнне үткәрелә.  Шул унайдан, 2 апрель көнне Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә, Максабаш авылы балалар бакчасында  “Китап – дустың һәм юлдашын” дип исемләнгән әдәби-сәгать үткәрделәр. Балалар күп кенә кызыклы киталар белән таныштылар, табышмакларга жаваплар эзләделәр, яраткан әкиятләрен тынладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International