Әбде авыл китапханәсендә «Һәрвакыт китап булсын!" дигән чара белән башланып китте. Балалар «Книгочей», «Знатоки произведений»,«Главный герой произведения» конкурсларында актив катнаштылар.
Апрель башында мәктәп китапханәсе ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырды. Күргәзмәгә Татарстан тарихына багышланган китаплар, газета-журналлар куелды. Китапханәче Шагимарданова Л.М. башлангыч сыйныф укучыларын әлеге күргәзмә белән таныштырды, Татарстан АССР тарихы хакында сөйләде.
Укыту буенча семинарлар Казан Федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбенең методик ярдәме белән оештырылды. Республика буенча 21 меңнән артык кеше ә район буенча 164 участок сайлау комиссияләре әгъзалары үз белемнәрен күтәрәчәкләр. Районыбызда укулар “Батыр” спрткомплексында оештырылды һәм 1 нче апрельдән 17 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Укытучылар – 2018 нче елның ноябрь-декабрь айларында махсус программа буенча укып кайткан сайлау комисиия әгъзалары. Укыту буенча беренче семинарлар 1 нче һәм 2 нче апрель көннәрендә зур оешканлык белән узды.
Минсельхозпрод РТ напоминает товаропроизводителям, что для получения средств господдержки необходимо документально подтвердить накопление под урожай не менее 30 кг д.в./га. Данная мера поддержки продлена до 1 мая 2019г.
Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм балалар! Республика « IT-чемпион» конкурсы дәвам итә. Сез иң күп баллар җыеп “ Иң актив укучы” һәм “ Иң актив класс” номинацияләрендә җиңүчеләр була аласыз. Республика « IT-чемпион» конкурсы 2019 нчы елның 30 нчы апреленә кадәр дәвам итә. Катнашыгыз һәм җиңегез!
1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Балалар бакчасында балалар белән кошлар көнен билгеләп үттек: кышлаучы һәм күчмә кошлар турында алган белемнәрен ныгытып, кошларга сакчыл караш тәрбияләү турында әңгәмә үткәрдек. Ахырдан балалар үзләренә ошаган кошларның рәсемнәрен ясадылар.
Әбде халкы 2 сәгатьлек концерт программасыннан канәгать калды, барлык артистларга шундый эчтәлекле концерт өчен рәхмәт әйттеләр. Әбде авылының барлык халкы исеменнән без Иске Икшермә авыл мәдәният йорты директоры Әхмәтҗанова Г. Ф. бик яхшы чыгыш ясаган артистларга авылга ярдәм итәргә омтылулары өчен рәхмәт белдерәбез!
Балалар клоун белән гадәти булмаган иртәнге гимнастика ясадылар, өлкән төркем балалары белән тәрбиячеләр кызыклы уеннар үткәрделәр.
Спорт бәйрәмендә Теләче 1 нче, 2 нче һәм 3 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Чараның программасы кызыклы һәм күңелле бәйгеләрдән торды. Катнашучы командалар яхшы физик әзерлек, җитезлек һәм түземлек күрсәтеп, төрле каршылыклар аша җиңел генә уздылар. Әти-әниләр йөгерделәр һәм сикерделәр, җиңүләргә балалары белән бергәләп шатландылар. Бәйрәм күтәренке рухта узды, җанатарларның чын күңелдән көч биреп кычкырган авазлары, яңгыраган күңелле музыка аны тагын да матурландырды. Бу көнне җиңелүчеләр булмады. Барлык гаиләләр дә актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнде.
В последнее время участились случаи отравления угарным газом, в том числе на территории Республики Татарстан, только с начала 2019 года угарным газом в республике отравились около 20 человек, из них несколько случаев закончились трагедией - летальным исходом.