ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

 

28-30 март көннәрендә Минзәлә шәһәрендә 2003-2004 нче елгы кызлар арасында волейбол буенча Республика беренчелеге булып үтте. Теләче районы данын тренер-укытучылар Габделхаев Р.Х., Зәкиев Ә.Х. җитәкчелегендә Шәтке, Телэче, Иске Җөри урта мәктәбе кызларыннан торган команда яклады. Әлеге беренчелектә барлыгы 22 команда катнашты.

Теләче районы-9 урында.

 

Әлеге сөйләшүдә авылыбызның тарихын барлап үткәннәрне искә төшерү максатыннан, авылыбызның иң өлкән кешесе Мәгьсүм хәзрәт чакырылган иде.

26 март "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 27 март -"Халыкара театр көне" уңаеннан "Театр иленә сәяхәт " китаплардан башлана дигән түгәрәк өстәл үткәрделәр.

31 март көнне “Теләче-Арена” боз сараенда Балтач районы хоккей лигасы кысаларында Федераль җыенның Дәүләт Думасы депутаты М.М.Бариев Кубогына ир-атлар арасында хоккей буенча уеннары үтте.

Иң мөһиме- сабыйларга яхшы кәеф бүләк итү, дип саный педагоглар. Бу бәйрәм – балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне бик күп мәзәкләр, күңелле конкурслар һәм уеннар була! Бүген дә музыка залында балалар клоун белән күңелле җырлар җырладылар, биеделәр һәм уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте, барлык балалар да бик күп уңай энегрия һәм яхшы кәеф алдылар.Сез дә ешрак көлегез, чөнки бу гомерне озайта

30 март көнне Теләче урта мәктәбе укучылары “ Мирах” ачык интеллектуаль турнирында катнашып кайттылар. Укучылар интеллектуаль турнирда актив катнаштылар һәм 4 урынны яуладылар. Котлыйбыз! 

29нчы март көнне Теләче балалар бакчалары физик культура биячеләре- Нуруллина Г. Р., Хәбирова А. Р. һәм Шакирова Г. И. «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» исемле спорт бәйрәме оештырдылар. Спорт бәйрәмендә Теләче 1 нче, 2 нче һәм 3 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Чараның программасы кызыклы һәм күңелле бәйгеләрдән торды. Катнашучы командалар яхшы физик әзерлек, җитезлек һәм түземлек күрсәтеп, төрле каршылыклар аша җиңел генә уздылар. Әти-әниләр йөгерделәр һәм сикерделәр, җиңүләргә балалары белән бергәләп шатландылар.  Бәйрәм күтәренке рухта узды, җанатарларның чын күңелдән көч биреп кычкырган авазлары, яңгыраган күңелле музыка аны тагын да матурландырды. Бу көнне җиңелүчеләр булмады. Барлык гаиләләр дә актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнде.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

                                                                   

Сегодня в Казани и Набережных челнах прошли ярмарки по реализации сельскохозяйственной продукции, организованные Министерством сельского хозяйства и продовольствия РТ и Исполкомами городов. Продукты и товары привезли сельхозтоваропроизводители Арского, Атнинского, Актанышского, Балтасинского, Дрожжановского, Буинского, Зеленодольского, Пестречинского, Рыбнослободского и других районов республики, а также предприятия АПК. Приехали на площадки и полюбившиеся не только сельчанам, но и горожанам, автолавки.

Очрашу вакытында без материаллар белән таныштык, шул материаллардан җиңел, гади һәм тиз төрле эшләнмәләр ясарга булганын белдек.

 

Безнең очрашуны, без мамык дискларыннан ясалган эшләнмәләргә багышладык һәм алардан ничек фигуркаларны һәм чәчәк композицияләрен ясап булганы турында сөйләдек. Китапханәдә бу көнгә «Күргәзмә самоделка» конкурсы игълан ителде. Балалар күргәзмәгә үз эшләрен алып килделәр һәм аларны ничек эшләүләре турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International