ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Әлеге конкурста укучылар кошлар турында табышмаклар, кошлар язмышы турында хикәяләр, аларга карата мәкалләр, рәсемнәр  ясадылар.

ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, Максабаш  авылы китапханәсе "Туган авыл тарихы" дигән исем астында китаплар күргәзмәсе оештырды.

ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, районыбыз тарихын тирәнтен өйрәнү, районны торгызуда зур өлеш керткән җитәкчеләрне, авыл кешеләрен барлап китап чыгару максатыннан, авыл җирлекләрендә очрашулар үткәрелә. 29 март көнне чираттагы җыелыш Ю.Кибәхужа  авыл җирлегендә  оештырылды.  Түгәрәк өстәл артында   җирлек активы һәм район вәкилләре катнашында авыл тарихына, аның күренекле шәхесләренә багышланган  әңгәмә узды. Китапханәче Лилия Мингазова шушы жирлеккә кергән Максабаш авылы тарихы белән таныштырды. 

Әлеге сөйләшүдә авылыбызның тарихын барлап үткәннәрне искә төшерү максатыннан, авылыбызның иң өлкән кешесе Мәгьсүм хәзрәт чакырылды.

Моның шулай икәнлеген халкыбызның атаклы улы Ризаэддин Фәхретдиннең тәрбия турында басылган китапларының тышына язылган сүзләре дә раслый: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Әйе, балачактан канга сенгән тәрбияне  берни дә үзгәртә алмый. Киң күңеллелек, дуслык, игелеклелек, намуслылык кебек  күркәм сыйфатларны  тәрбияләү максатыннан 29 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Кешенең гүзәллеге - әдәплелек!” исемле темага  сөйләшү уздырылды. Балаларның фикерләре тыңланды.

Китап бәйрәме-барлык китап укучы балалар бәйрәме, балачак бәйрәме, язучылар, нәширләр һәм китапханәчеләр өчен бәйрәм. Бу бәйрәм- китапка гашыйк, кызыксынучан балалар һәм өлкәннәр бәйрәме, яңа әдәби ачышлар һәм күңелле маҗаралар бәйрәме. 28 март көнне Айдар авыл китапханәсендә "Могҗизалы китаплар илендә " дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Чара барышында балалар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, күңелле уеннар уйнадылар, кызыклы  табышмакларга җавап бирделәр, яраткан әкиятләрне искә төшерделәр һәм үзләренең талантларын күрсәттеләр. Шулай ук “Каникулда яңа китап белән” күргәзмәсенә күзәтү  үткәрелде.

 

Айдар авыл китапханәсе язучы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган «Еникины укыйбыз» төбәкара акциясендә катнашып  Диплом белән бүләкләнде.

 

Шул уңайдан, Иске Җөри  авылы китапханәсендә "Һөнәрленең кулы алтын" дип исемләнгән  күргәзмә куелды. Күргәзмәнең максаты - яшүсмерләр һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру.  Яраткан эше белән шөгыльләнүче, һөнәрне дөрес сайлаган кеше бәхетле. Әмма үзенә туры килә торган һөнәр сайларга, күп һөнәрләр турында белергә кирәк.  Бу күргәзмәдә китап укучылар өчен газета - журнал материаллары, һөнәрчеләр турында китаплар  тәкъдим ителде.

 

27 март  көнне  Иске Җөри  авыл китапханәсендә  “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен Халыкара театр көне уңаеннан, “Театр яктылыкка, нурга илтә” исемле китап күргәзмәсе куелды. Театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф - гадәтенә мәхәббәт уята. Төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә. Күргәзмәгә татар  язучыларының балалар өчен язылган пьсалары куелды.  Китапханәче   укучылар белән  “Чын театр мәктәптән башлана” дигән темага әңгәмә үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International