ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, районыбыз тарихын тирәнтен өйрәнү, районны торгызуда зур өлеш керткән җитәкчеләрне, авыл кешеләрен барлап китап чыгару максатыннан, авыл җирлекләрендә очрашулар үткәрелә. 29 март көнне чираттагы җыелыш Ю.Кибәхужа авыл җирлегендә оештырылды. Түгәрәк өстәл артында җирлек активы һәм район вәкилләре катнашында авыл тарихына, аның күренекле шәхесләренә багышланган әңгәмә узды. Китапханәче Лилия Мингазова шушы жирлеккә кергән Максабаш авылы тарихы белән таныштырды.