29нчы март көнне Теләче балалар бакчалары физик культура биячеләре- Нуруллина Г. Р., Хәбирова А. Р. һәм Шакирова Г. И. «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» исемле спорт бәйрәме оештырдылар.

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Спорт бәйрәмендә Теләче 1 нче, 2 нче һәм 3 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Чараның программасы кызыклы һәм күңелле бәйгеләрдән торды. Катнашучы командалар яхшы физик әзерлек, җитезлек һәм түземлек күрсәтеп, төрле каршылыклар аша җиңел генә уздылар. Әти-әниләр йөгерделәр һәм сикерделәр, җиңүләргә балалары белән бергәләп шатландылар.  Бәйрәм күтәренке рухта узды, җанатарларның чын күңелдән көч биреп кычкырган авазлары, яңгыраган күңелле музыка аны тагын да матурландырды. Бу көнне җиңелүчеләр булмады. Барлык гаиләләр дә актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International