1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Балалар бакчасында балалар белән кошлар көнен билгеләп үттек: кышлаучы һәм күчмә кошлар турында алган белемнәрен ныгытып, кошларга сакчыл караш тәрбияләү турында әңгәмә үткәрдек. Ахырдан балалар үзләренә ошаган кошларның рәсемнәрен ясадылар.