2019 – 2021 нче елларда узачак сайлауларга әзерлек максатыннан, бөтен республика буенча территория һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытулар бара.

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Укыту буенча семинарлар Казан Федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбенең методик ярдәме белән оештырылды. Республика буенча 21 меңнән артык кеше ә район буенча 164 участок сайлау комиссияләре әгъзалары үз белемнәрен күтәрәчәкләр. Районыбызда укулар “Батыр” спрткомплексында оештырылды һәм 1 нче апрельдән 17 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Укытучылар – 2018 нче елның ноябрь-декабрь айларында махсус программа буенча укып кайткан сайлау комисиия әгъзалары. Укыту буенча беренче семинарлар 1 нче һәм 2 нче апрель көннәрендә зур оешканлык белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International