Чөнки 2нче апрельдә күренекле әкиятче Ганс Христиан Андерсен туган. Халыкара балалар китабы көне дә шул көнне үткәрелә. Шул унайдан, 2 апрель көнне Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә, Максабаш авылы балалар бакчасында “Китап – дустың һәм юлдашын” дип исемләнгән әдәби-сәгать үткәрделәр. Балалар күп кенә кызыклы киталар белән таныштылар, табышмакларга жаваплар эзләделәр, яраткан әкиятләрен тынладылар.