31 март көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр катнашында кул эшләре буенча мастер-класс үткәрелде.

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

«Ак калфак» берләшмәсенә актив йөрүче Зәмзәмия апа Сәетгараева үзенең кул эшләре: носки, башмак, шәл, киезләр бәйләү  алымнары белән таныштырды. Матур төсләрдән бәйләнгән башмак-бияләйләр башкаларда бәйләүгә кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International