Бу уен кыю укучылар өчен, чөнки укучылар сайлап алынган китапның нинди икәнен күрмиләр. Китапханәче тарафыннан әзерләнгән «Сюрприз» күргәзмә өстәле ясалды. Бу күргәзмә яшь китап укучыларда кызыксыну уятты. Балалар бик теләп үзләренә сюрприз-китаплар сайладылар. Бу уенда катнашу өчен укучылар “Серле дә, сихри дә - ул китап» дигән әдәби викторина сорауларына җавап бирергә тиеш иделәр.