ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Ул укучыларны герой шагыйрь иҗаты һәм батырлыгы белән таныштыра. Күргәзмә Муса Җәлилнең тормышы, аның дошман һәм фашистларга каршы  көрәше, тирән ватанпәрвәрлек хисләре турында сөйли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар шагыйрьнең иҗатын һәм аның батырлыгын тирәнрәк аңларга һәм бәяләргә ярдәм итәчәк.

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәттеләр. 

Шулай ук Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында «Муса Җәлил - мәңгелек йолдыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды: герой - шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә (1906-1944 еллар) күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар Муса Җәлил һәм аның дуслары турында дошман тылында һәм аларның фаҗигале һәлакәтен сөйли. Шунда ук Муса Җәлилнең туган телендә чыгарылган һәм рус теленә тәрҗемә ителгән “Моабит дәфтәрләре” тәкъдим ителә.

13 февраль көнне район туган якны өйрәнү музеенда Совет солдатларының Афганистан җиреннән чыгарылуына 30ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды.  Очрашуга волонтерлар һәм афган сугышы ветераннары чакырылды. Чарага килгән кунаклар Глимҗанов А. М., Нуртдинов Р. Р., Закиров Г. З. һәм Гилязиев И.Г. укучыларның  кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан туган авылы бар. Анда – безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы-зары, кайгысы-шатлыгы, куаныч һәм сагышы. 13 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә,  ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Безнең хезмәт еллары һәм юллары” исемле очрашу үткәрелде.Чакырылган кунаклар авыл тормышы һәм тарихы белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар. Бик күп кызыклы мәгълүматлар саклана торган "Авылым тарихы" дип аталган күргәзмәдәге папкалар һәм альбомнар белән таныштылар. Кеше китә - җыры кала. Бу дөньяда без яшибез икән,  без үз тарихыбызны белергә, үзебездән соң калган буыннарга аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф гадәтләрне яшь буынга тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиеш.

Хезмәт тәрбиясе - үсеп килүче буынны тәрбияләүнең иң мөһим якларының берсе. Теләче 2нче балалар бакчасының 1 нче кечкенәләр  төркемендә  тәрбияче Гайнуллина М.В. тарафыннан хезмәт тәрбиясе бирү буенча даими эш алып барыла. Хезмәт тәрбиясе  балаларның өлкәннәр хезмәте турындагы күзаллауларын киңәйтә, кешенең хезмәт нәтиҗәләренә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, балаларны башлаган эшне азагына кадәр җиткерергә өйрәтә.  Хезмәт эшчәнлеге аркасында балаларның гомуми үсеш дәрәҗәләре арта, төрле яклап кызыксынучанлыклары  киңәя.  Балалар  белән бергәләшеп эшләү, кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, балаларның кечкенә генә уңышларына да сөенү, мактау  - бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.

Китап — дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Аңарда кешелек акылының океаны бар. Китап уку — иң яхшы белем алу. Безнең “Кояшкай” балалар бакчасы балалары  Баландыш  төп мәктәбенә экскурсияга керделәр. Без тәрбиячеләр балаларда  китапка мәхәббәт тәрбиялибез, китап укуга кызыксыну уятабыз. Китапханәче Фәнүсә Габделбәровна безнең балаларны төрле китаплар белән таныштырды, әкиятләр укыды. Китапханәдә балаларга бик ошады.

Хезмәткәрләребез үзләренең физик мөмкинлекләрен урыннан озынлыкка сикерү, аркада ятып тору урыныннан гәүдәне  күтәрү ,  йөз түбән ятып идәннән этелү, гимнастик эскәмиядә басып  алга бөгелү, «Дулкын» бассейнында йөзүдә сынап карадылар.  Барлык хезмәткәрләребез дә  нормативларны  уңышлы үттеп яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.


17
февраль, 2019 ел
якшәмбе

Барлыгы уеннарда 2 команда, 30 уенчы катнашты. Телэче, Мэтэскэ хоккей командалары коч сынашты. Телэчелэр 8:5 счеты белэн жинде. Судья - Ибраев И.К, баш секретарь - Нурсаетов Ф.Ф.

16 февраль конне Телэченен чангы базасында  " Хезмэт хэм саклауга эзер" кышкы район фестивале кысаларында 18 яшьтэн алып 70  яшьтэн югары булган район халкы арасында, ТАССР оешунын 100 еллыгына багышланган чангы ярышлары булып узды.


15
февраль, 2019 ел
җомга

2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча йомгаклау медицина советы узды. Киңәшмәдә шулай ук Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатих улы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәмидуллин Илнур Хаҗинур улы катнашты.

Төп доклад белән баш табиб Галиуллин Илсур Илгиз улы чыгыш ясады. Ул 2018 елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде.

Медицина Советыннан соң Яркаева Ф. Ф. гражданнарны шәхсән кабул итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International