ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Балалар антик һәм заманча чорның истәлекле урыннары, шулай ук Россия могҗизалары белән таныштылар. Без укучыларыбызны серле һәм кайчакта аңлаешсыз күренешләр белән кызыксындырырга, кызыксындырган темага китаплар укырга һәм аннан алган тәэсирләре белән уртаклашырга омтылдык.

Китапханәдә 3 бирем тәкъдим ителгән иҗади станция бар иде: беренчесе - мәкальне дәвам итәргә; икенчесе – кем күбрәк тылсымлы яхшы сүзләр белә һәм өченчесе - биремне, ребусны чишү. Балалар әлеге биремне үтәделәр һәм бонус алдылар.

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулуга багышланган чаралар планы нигезендә, Олы Нырсы урта гомумбелем бирү мәктәбендә «блокадалы Ленинград балалары» дигән презентация күрсәтелде. Ленинград блокадасы, блокада балалары... Бу сүзләрне һәркем ишетте. Бөек Ватан сугышы архивларында иң бөек һәм шул ук вакытта фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Бу вакыйгалар дөнья тарихына шәһәрнең күчеше нәтиҗәләре буенча иң озын һәм куркыныч вакыйга буларак кереп калды. 8.09.1941-27.01.1944 елларда бу шәһәрдә барган вакыйгалар ачлык, авырулар, салкыннар һәм җимереклек шартларында батырлыкка сәләтле халыкның Бөек рухын бөтен дөньяга күрсәттеләр. Шәһәр басып торды, әмма бу җиңү өчен түләнгән бәя бик югары иде.

Теләче урта мәктәбе укучылары матур кыш көннәрендә,  физкультура дәресләрендә чаңгыда  шуалар,   ачык һавада уеннар уйныйлар. Чаңгыда шуу, ачык һавада уеннар  балаларга сәламәтлекләрен ныгыту өчен бик файдалы.  5 нче сыйныф укучылары,  укытучылары Р. Р. Гатиятов белән ,чаңгыда шуу серләренә өйрәнәләр.

За звание чемпиона спортивной премии «Манзара» боролись батыры Сабантуев районов, городов Республики Татарстан и лучшие борцы России и мира. Лучшим борцом стал Муса Галлямов представитель Тюлячинского района.

ГБУ «Тюлячинское районное государственное ветеринарное объединение» информирует население  Тюлячинского муниципального района в  том,  что в  2019 году  будут проводиться  бесплатные выездные  (в районы) курсы повышения классификации младших ветеринарных специалистов республики по теме :  «Комплексная программа обучения животноводов  навыкам  оказания  первой  ветеринарной  помощи».

От Тюлячинского района приняла участие семья  Заббаровых (Баландыш) и по итогам соревнований заняла 4 место.

19 нчы гыйнвар көнне китапханәче Гөлфия Мухаметшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы-укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен - китап укучылар саны арту белән бик отышлы.


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 нчы елның  24 нче  январендә  Баландыш авылы мәдәният йортында Баландыш  авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Татарстан  Дәүләт Советы депутаты Кантюков Р.А. ярдәмчесе Минкина Г.Т.,  Теләче районы  оешма  җитәкчеләре һәм авыл  җирлекләре башлыклары катнашты.  Баландыш   авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Р.Ш.Мухаметшин  чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. 

2019 елның 28 гыйнваренда 11.00 сәгатьтә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары А.Ю. Ларюхин хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча халыкны кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International