ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

На контроле Министерства сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан находится накопление минеральных удобрений под урожай 2019 года с учетом осеннего внесения.

В целом по республике по состоянию на 16 января приобретено минеральных удобрений в пересчете на действующее вещество более 49 тыс. тонн, или 17,1 кг д.в. на гектар посевов. Динамика за неделю составила +1,3 %. На эту дату прошлого года в республике накопленные ресурсы составляли 27,9 кг д.в. на гектар.

22  нче   гыйнвар  көнне  Теләче  урта  мәктәбендә  11 нче   һәм   9 нчы  сыйныф  укучыларының   математика фәне  буенча  имтиханнарга әзерлекләрен тикшерү  үткәрелде. Теләче  муниципаль районы 9  нчы  һәм 11 нче  сыйныф  укучылары  математика фәненнән   дәүләт имтиханындагы кебек  биремнәр эшләделәр.  Өйрәнү тибындагы имтиханнар   бик нәтиҗәле  үтте.   

Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә эшләп килүче “Сюрприз” бию коллективына Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 4 курс студенты Нуршат Гинатуллин практика үтәргә кайтты.  Нуршат белән берлектә алар Кавказ халык биюен кую өстендә эшлиләр.

Әлеге конкурс өченче тапкыр үткәрелә. Аның максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уен формасында танып-белүен, иҗади, эксперименталь-тикшеренү, интеллектуаль эшчәнлеген стимуллаштыру өчен шартлар тудыру. Җиңүчеләр арасында Теләченең 1нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Мөхетдинова Адилә дә бар. Ул «Яшь укучы» номинациясендә II урын алды һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Шулай ук инглиз теле укытучысы Фаляхиева Г. И. һәм тәрбияче Башарова Л. Х. катнашучыларны әзерләгән өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Чара барышында Югары Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы И.Р. Замалутдинов чыгыш ясады. Соңыннан катнашучылар үзара фикер алыштылар.

Җыелышта Теләче муниципаль район башлыгы Зарипов И.Ф., Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Ямбулат авылы китапханәсендә "Табигатьнең һәр фасылы матур" дигән табигатькә карата күзәтү һәм "Исәнме, Яңа ел!" дигән рәсем конкурсы үткәрелде.  Балалар чара  барышында кыш һәм яңа ел турында табышмаклар чиштеләр. Аннары барысы да бердәм рәвештә мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Укучылар шулай ук кыш турында башваткычлар да чиштеләр. Чара ахырында балалар кыш турында үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар.

Чиркәүгә килгәндә, 19 гыйнвар көнне дин әһелләре мәхәллә кешеләре өчен кулай формада «Крещении Господнем" бәйрәме турында сөйләделәр.

            Шуннан соң чиркәүдә литургия булды һәм суны изгеләндерергә боерылды. Изге су шифалы санала.

 Чиркәүдә хезмәт иткәннән соң барлык теләүчеләр әлеге бәйрәмне алга таба бәйрәм итү өчен чишмәгә юнәлделәр.

75 ел элек 1944 елның 27 гыйнварында 900 көнгә якын озын төн һәм көн дәвам иткән Ленинград блокадасы алына. Бу истәлекле көнгә 21 гыйнвар көнне, Әбде авыл китапханәсендә тарих сәгате үткәрелде, анда укучылар өчен китап күргәзмәсе төзелде. Шулай ук укучылар Ленинград кешеләренең батырлыгы һәм ныклыгы, Ладожское күле аша коткару «тормыш юлы» төзелеше турында да тыңладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International