ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2018 ел
җомга

26 декабрь көнне мәктәбебездә укучылар өчен традицион “Яна ел бал- маскарады” узды. Бәйрәм мәктәп директоры Й.Р.Хуҗинның котлавыннан башланды, ул барлык катнашучыларны  Яңа ел белән котлады: нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, уңышлар теләде. Аннары укучылар Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңелле Яңа ел тамашасында катнаштылар. Кыш бабай белән булган әйлән-бәйлән, җырлар, биюләр, уеннар һәм конкурслар балаларда да,аларның әти-әниләрендә дә бик күп уңай тәэсирләр калдырды.

Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә Яңа елга әзерлек бөтен куәтенә бара . Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә кар сыннары ясадылар, дәресләрдән соң чыгышларын кабатлыйлар. Укучылар   шулай ук класс- кабинетларын бизәделәр. Ә зал уртасына матур чыршы бизәлгән.

26 декабрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасында беренче, икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре белән бергә Кар бабай да кунак булып килде. Балалар Кыш бабайга өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, аның белән бергә биеделәр һәм  уеннар уйнадылар. Бәйрәм азагында Яңа еның символы  Эт балаларга бүләкләр өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте.


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Уважаемы предприниматели! Предлагаем Вашему вниманию для обсуждения проект программы по развитию малого и среднего предпринимательства. Все Ваши предложения и отзывы можно отправить на эл. почту Bulat.Gazinurovich@tatar.ru или позвонить нам в отдел территориального развития и инвестиционной деятельности по телефону: 8(843)-60-2-10-56.

Кыш бабай могҗизасы, Урта Мишә авыл китапханәсен дә читләтеп үтмәде. 24 декабрь көнне Кыш бабай белән Кар кызы авылның иң күп китап укучыларына, атларга утырып, бүләкләр тараттылыр һәм үзләренең изге матур теләкләрен юлладылар. Мондый матур чаралар, китап укучыларыбызның санын тагын да арттырыр дип ышанып каласы килә.


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Яңа ел - барыбызның да иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Балалар әлеге бәйрәмне аеруча да көтеп ала. Бу арада барлык балалар бакчаларында да бәйрәм чаралары булып узды. Безнең балалар бакчасының1,2 нче кечкенәләр, зурлар төркемнәрендә дә бүген  бәйрәм иртәләре гөрләде. Балалар бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгәннәр иде.  Бәйрәмгә килгән әкият геройлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.  Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре ул – Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алу.  Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы  балаларга кушылып  чыршы тирәли җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар.  Кыш бабай  аннары аларга бүләкләрен өләште. Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралышты. Барыгызны да якынлашып килүче  Яңа ел бәйрәме белән!

Барлыгы 15 районнан 160 спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр  чыгыш ясады.  

         Көрәш нәтиҗәләре буенча:

Маүлин Эмиль( Шәтке) 70 кг да-3 урында

Котников Руслан (Үзәк) 85 кг да-3 урында

Бәйрәмне  авыл җирлекләреннән килгән  кыш бабайлар, кар кызлары , төрле әкият геройлары һәм районыбыз үзешчәнннәре чыгышы   бизәде. 

Әлеге чарада Балалар иҗат үзәгеннән, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы  җитәкчелегендәге, “Сюрприз” бию коллективы чыгыш ясады.

Теләче  урта мәктәбенең  9 нчы сыйныф укучысы Якупов Айрат, физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр өчен  VI  “Без  - Россия гражданнары!”  республика иҗади бәйгесендә катнашты. Айрат  «Йөрәк һәм шигырь белән сайлыйбыз” номинациясендә җиңү яулады. Ул Диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Айратны конкурска  татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Г.Н. Шәяхмәтова әзерләде. Айратны җиңүе белән котлыйбыз, яңа уңышларга ирешүен телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International