ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Шармыш авыл китапханәсендә укучылар өчен оештырылган «Яңа ел калейдоскобы» китап-иллюстрацияләнгән күргәзмә могҗизалар һәм тылсымлылык дөньясына чумарга, Яңа ел турында күп кызыклы нәрсәләр белергә ярдәм итәчәк. Һәр укучы күргәзмәдә тәкъдим ителгән кроссворд чишә алачак.

  «Яңа ел очрашуының барлык серләре» китап күргәзмәсе олылар өчен тәкъдим ителде.  Анда кышкы уеннар, Россиядә Яңа елны бәйрәм итү традицияләре турында китаплар тупланды ...  Күргәзмә «Яңа ел методик күчермәләре» бүлегендә бәйрәм сценарийлары, бәйрәмнәр үткәрүнең искиткеч идеяләре булган китаплар җыелган, алар тантанага әзерләнергә һәм үз куллары белән якын кешеләр һәм туганнар өчен бүләкләр һәм сувенирлар ясарга ярдәм итәчәк. «Яңа ел фиеста» бүлегендә яңа ел ризыкларын рецептлары белән китаплар һәм журналлар, рекомендацияләр белән Яңа ел һәм Раштуа өстәле сайланган.

  Күргәзмәдә яңа ел интерьерын ничек бизәү, бу бәйрәмне нинди күлмәк белән каршы алу кебек бик күп идеяләр җыелган.  Әлеге күргәзмә онытылмаслык кышкы каникуллар оештырырга ярдәм итәчәк.

Ә бәйрәмебез истә калырлык булсын өчен, 22 декабрь көнне Шармыш авыл китапханәсендә Яңа ел кул эшләре ясау буенча мастер – класс үткәрергә булдык.  Без "Почемучки» клубы балалары белән Яңа Ел открыткалары әзерләргә булдык. Әлеге эшләнмәләрне башкару өчен сезгә иң гади материал кирәк булачак: кәгазь, картон, пластилин, тукыма кисәкләре, бисер, җеп… 

Мондый мастер - классларны оештырып, без балаларга Яңа ел бәйрәменең иң тылсымлы һәм серле мизгелләрен иҗат итүче булырга ярдәм итәбез.

22 декабрь көнне, Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре район чыршысын ачуда актив катнаштылар.
"Сударушка" халык коллективы составында җырлар җырладылар, биеделәр, бәйрәм кунакларын һәм халкын сөендерделәр.
Бәйрәм бик матур һәм хәтта бераз тылсымлы килеп чыкты.

Без ясаган сыннар сезгә яхшы кәеф, hәрберегезгә бәйрәм рухы өстәп торсын дигән теләктә калабыз.

Ярышларда республиканың 30 районыннан 278 спортчы катнашты . Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагогы Җәббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендәге, балалар сәламәтләндерү белем бирү үзәгендә тәрбияләнүче 7 бала катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча команда 10 нчы урынны алды.

Үз авылындагы сигезьеллык һәм Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, 1966 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлаганнан соң, 1971 елдан алып 1981 елга кадәр, республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә мөхбир һәм бүлек редакторы булып эшли. Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 1970нче еллар башында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылган «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) кебек повестьлары белән Ә.Гаффар үзен әдәбият кануннарын сизгер тоемлаган, шул ук вакытта, әдип буларак, үзенә хас язу стиленә һәм сурәтләү алымнарына ия булган прозаик итеп таныта. 1977 елда әдипнең үзәк матбугатта рус телендә беренче тапкыр басылган «Акчураның җир үбүе» хикәясе «Литературная Россия» газетасының еллык премиясенә лаек була.Әлеге дата уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсендә “Халыкчан иҗат иясе” исемле күргәзмә куелды.

21 нче декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә ата - аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта 2018-2019 нчы уку елының 1 яртыеллыгына йомгак ясалды.

21 декабрь    көнне  Теләче урта мәктәбе укучылары Казан Кремлендә  Бөек Ватан сугышы мемориал – музее  җитәкчесе М.В. Черепанов белән  очраштылар. Очрашуда   Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары  А.А. Нурмөхәммәтов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова  һәм ветераннар советы җитәкчесе урынбасары С.Г. Гыйльмиев  катнашты.  Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган солдатларны эзләү буенча зур эш алып барган,  Бөек Ватан сугышы мемориал – музее  җитәкчесе М.В. Черепанов безнең якташларыбызның да истәлекле документларын табарга булышкан. Үзләренең Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган солдатларны эзләгән якташларыбыз Бөек Ватан сугышы мемориал – музее  җитәкчесе М.В. Черепановка мөрәҗәгать итә ала. Очрашу  һәркем өчен бик кызыклы булды.

Бәйгенең максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының сәләтле, иҗади эшләүче педагогларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Быел әлеге бәйгенең финал өлешендәрайон балалар бакчаларыннан җиде педагог көч сынашты. Алар үзләренең иҗади презентациясен һәм мастер- класс күрсәтә белүдә ярыштылар. .  Бәйгедә безнең  балалар бакчасыннан Хәбирова Ф.Ф.белән Ибрагимова А.Р. да катнашты. Алар барлык этапларны да яхшы узып югары күрәткечләргә ия булдылар.  Катнашкан тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне җиткереп, аларга иҗади  уңышлар һәм алга таба да актив булуларын телибез.

Китап укучы балалар ничек кышны куз алдына китергәннәрен, шушы рәсемнәрдә чагылдырганнар. Актив катнашкан укучылар,  Яна ел бәйрәмендә бүләкләнәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International