ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Быел Яңа ел бәйрәме “Сөйләп үтче, чыршыкай” дип исемләнде. Кунакка Кыш бабай, Кар кызы, Пеппа исемле дуңгыз кызы һәм үзебезнең укучыларыбыз килде. Бәйрәм үзенчәлекле һәм бик матур узды.

Бәйгенең максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының сәләтле, иҗади эшләүче педагогларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Быел әлеге бәйгенең финал өлешендә район балалар бакчаларыннан җиде педагог көч сынашты. Алар үзләренең иҗади презентациясен һәм мастер класс күрсәтә белүдә ярыштылар.

 Бәйгедә җиңүчеләр билгеләнде: 1 урын –Сабирҗанова Л. Р.-Теләче 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе; 2 урын –Сафина Р. К,., 3 нче Теләче балалар бакчасы музыка җитәкчесе – 3нче урынга Хәбирова Ф. Ф., Теләче 1 нче балалар бакчасы педагог – психологы лаек булды.

Республика күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе -2019"  бәйгесенең район этабы бүген 21декабрь көнне 2нче балалар бакчасы базасында узды. Бүген районыбызда “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашучы 7 педагог һөнәр осталыкларын күрсәттеләр.  Безнең 3нче балалар бакчасыннан бәйгедә рус теле тәрбиячесе – Сабирзянова Л.Р. һәм музыка җитәкчесе – Сафина Р.К. катнашты. Алар бүгенге конкурста катнашып беренче һәм икенче урынга лаек булдылар.   Катнашкан тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне җиткереп, аларга иҗади  уңышлар һәм алга таба да актив булуларын телибез.

Буген, ягъни 21 нче декабрь  көнне,  Баландыш төп мәктәбендә пожар куркынычсызлыгын тикшерү  максатыннан ,  эвакуация өйрәнүләре үткәрелде. Мәктәптәге барлык укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр  тиз арада  чыга алдылар һәм вакыт регламентына сыештылар.

Эт бәйрәмгә " Дуңгыз елын» алып килде. Әлеге чарада лотерея уйнатылды, җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, төрле кызыклы уеннар оештырылды. Иң яхшы костюмнар өчен балаларга бүләкләр тапшырылды. Балалар һәм бәйрәм кунаклары күтәренке кәеф белән таралыштылар.

“Парламент, җәмгыять һәм мин”  дигән парламент дәресе кысаларында үткәрелгән  республика конкурсына йомгак ясалды.  5 - 6 сыйныфлар арасында узган иншалар конкурсында катнашкан Теләче урта мәктәбе укучысы Сальманов Нарим 2 нче  урынны алды һәм  диплом белән бүләкләнде. Наримга иншалар конкурсында катнашырга татар теле һәм әдәбияте укытучысы Г.Р. Сальманова  ярдәм итте.Котлыйбыз!

Әлеге балалар бакчасы фойесында ферма, басу, бакча, авыл өе күренешләре төшерелгән дидактик уен тупланмалары, макетлар күргәзмәсе оештырылган иде. Аннары семинарда катнашучыларга өзлексез белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде, дәвам итеп семинарны “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Шувалова Д.  “Агрокласс” проектының  киләчәктәге эшчәнлеге белән таныштырды.

На 5 этажах пространства собрались около 1000 будущих и действующих предпринимателей, представители Министерства экономики, банков, бизнес-сервисов.

В рамках мероприятия проходили круглые столы на тему предпринимательства для школьников и тему бизнес-наставничества, были подведены итоги образовательной программы «Ты - предприниматель» в РТ. Также параллельно с основной программой проходил бизнес-интенсив с победителями регионального этапа Всероссийского конкурса "Молодой предприниматель России - 2018", где молодые бизнесмены делились секретами своего успеха.


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

20 декабрь көнне  Теләченең беренче номерлы  балалар бакчасы базасында районның балалар бакчасы педагоглары һәм педагог-психологлар катнашында “Агрокласс” проектының  эшчәнлеге белән танышу максатында семинар булып узды. Әлеге балалар бакчасы фойесында ферма, басу, бакча, авыл өе күренешләре төшерелгән дидактик уен тупланмалары, макетлар күргәзмәсе оештырылган иде. Аннары семинарда катнашучыларга өзлексез белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде, дәвам итеп семинарны “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Шувалова Д.  “Агрокласс” проектының  киләчәктәге эшчәнлеге белән таныштырды.

Бүген, 20 декабрь көнне «Гомуми белем бирү дәвамчанлыгын тәэмин итә торган «Агрокласс» проектын апробацияләү нигезендә белем бирү процессын модернизацияләү» дигән тема астында республика күләмендә семинар булып узды. Зурлар төркеме балалары белән педагог- психолог Хәбирова Ф.Ф., татар теле тәрбиячесе Сабирҗанова Л.М. җитәкчелегендә “Әкияти сукмак аша урманчыга сәяхәт”, Исхакова Л.Ф.  мәктәпкә әзерлек төркемнендә “Дөньяда һөнәрләр күп”, Фаляхиева Г.И. инглиз теленнән “Безнең яңа дус” диеп аталган ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Шулай ук Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы педагоглары эшләгән дидактик уеннар, әлеге темага балалар ясаган рәсемнәр  һәм Теләче районы тәрбиячеләре тарафыннан уз куллары белән эшләнгән макетлардан күргәзмәләр оештырылган иде. Семинарның икенче өлешендә Хәбирова Ф.Ф. “Авыл хуҗалыгының яшь белгечләре” проекты эшчәнлеге белән тулырак таныштырды. Чакырылган кунак- “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Шувалова Д.Д. чыгыш ясады, элеге юнәлештә конкурслар, проект, гранталар отып булуын ассызыклады. Алга таба да тыгыз элемтәдә торып, киңрәк колач белән эшләргә дигән теләк теләде.  Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International