Балалар иҗат үзәгенең “Тылсымлы сандык” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Вохмина Гөлия Рашат кызы җитәкчелегендә, район күләмендә оештырылучы “Үз кулларыбыз белән яңа ел уенчыклары”дип исемләнгән конкурска әзерләнәләр. Әлеге конкурска эшләр 5 декабрьдән 24 нә кадәр кабул ителә.
« IT-чемпион» республика конкурсына йомгак ясалды. “ Иң актив укучы” номинациясендә Теләче урта мәктәбе укучылары Сабирова Зарина һәм Шәйхетдинова Ильзира җиңү яулады. “Иң актив сыйныф” номинациясендә М.А. Миннуллина и Ф.М. Әскарова җитәкчелегендә 2а һәм 3а сыйныф укучылары алга чыкты. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
19 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китапханә – серле дөнья”- исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичәгә 2018 нче елда иң актив китап укучылар чакырылды. Тугры дус китап белән күрешү - үз бер бәйрәм бит ул. Китапханәче Мухаметшина Гөлфия җиңүчеләргә иң изге теләкләрен җиткерде, киләчәктә дә китапханә белән дуслыкларының нык булуын теләде. Бәйрәм кичәсе барлык килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар бүгенге кичәне оештырган китапханәчегә рәхмәтләрен белдерделәр.
Статистикадан күренгәнчә, җәяүлеләрне бәрдерү очраклары нәкъ менә тәүлекнең караңгы вакытында яки томан, явым-төшемнәрдә еш була. Мондый вакытта юлда җәяүлеләрнең кинәт килеп чыгуы машина йөртүче өчен бөтенләй көтелмәгән хәл була. Ә кыш көне исә тормоз юлы тагын да озыная, шуңа күрә, җәяүлене инде килеп җиткәч кенә күрү фаҗигале тәмамланырга мөмкин. Яктылык кайтаручы киемнән булмаган кешене машина йөртүче якыннан яктыртучы фара белән 25-30 метрдан күрә, ә инде киемендә яктылык кайтаручы элемент бар икән, бу ара 130-140 метрга җитә. Ерактан яктыртучы фара белән барганда исә яктылык кайтаручы киемнән барган кешене 400 метрдан шәйләргә була. Иске Җөри урта мәктәбе укучылары көн саен киемнәренә һәм сумкаларына яктылык кйтаручы элементалар тагып йөриләр.
Балалар бакчасында төркемне Яңа елга бизәү-тәрбиячеләр өчен генә түгел, ә балалар һәм аларның ата-аналары өчен дә мавыктыргыч шөгыль. Балалар һәрвакытта да матур һәм яңа эшләнмәләргә шатланалар, ә өлкәннәр үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтәләр. Ата-аналар тәрбиячеләргә кар бөртекләре кисәргә, Яңа ел плакатлары ясарга булышалар, кул эшләнмәләре алып киләләр, ә гадәти тәрәзәләр Әкият иленә әверелә. Мишура, гирляндалар, мамык, уенчыклар, төрле Яңа ел сыннары-нәкъ менә балалар бакчасы төркемен бизәү өчен файдаланырга мөмкин.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә, һәр елдагыча, “Кар сыннары” конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар илһамланып иҗат иттеләр: кардан сыннар ясадылар. Һава торышы да бик матур торды, кар җитәрлек, иҗади фантазия – чиксез. Кар сыннарын бик теләп, иҗади процесс белән мавыгып башкардылар.
Олы Мишә урта мәктәбендә Яна ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Мәктәп территориясе кар сыннары белән бизәлде. Сыйныф бүлмәләренә бәйрәм төсмере керде. Укучыларыбыз яңа ел тамашасына әзерлек эшләре алып баралар. Һәр сыйныф иҗади эшли.
Анда «Веста», «1000 советов», «Чаян», «Эхо веков», «Сөембикә», «Татарстан», «Казан» журналлары тәкъдим ителгән иде. Быел 25 яшь тулган «Татарстан» журналы турында сөйләштеләр, интернеттагы журналларның электрон версиясен карадылар.
Безнең килүчеләр теге яки бу журналның нинди материаллар барлыгын белделәр: танып-белү, күңел ачу, юмористик, әдәби журналларның үзләре алачагы турында сөйләделәр.
Ч. Айтматов әсәрләре дөньяның 176 теленә тәрҗемә ителгән, 126 илдә чыгарылган. Алар арасында «Трудная переправа» (1956), «Джамиля» (1958), «Первый учитель» (1961), «Белый пароход» (1970), «Пегий пес, бегущий краем моря» (1977), «И дольше века длится день» (1980), «Плаха» (1986) повестьлары һәм романнары бар.
19 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе китапханәчеләре Теләче урта мәктәбендә булдылар һәм 9 сыйныф укучылары өчен Чыңгыз Айтматов иҗатына багышланган тематик сәгать үткәрделәр. Тематик сәгать барышында китапханәчеләр укучыларны язучының биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштырдылар, презентация күрсәттеләр, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар һәм Фәүзия Бәйрәмованың «Ана» китабын тәкъдим иттеләр. Бу китап Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Айтматова турында язылган.
Әти-әниләр һәм укучылар конкурста бик теләп катнаштылар. Бу эшләрдән мәктәптә күргәзмә оештырылды. Күргәзмә бөтен кешегә Яна ел рухы остәде.