Безнең Шәдке балалар бакчасының тәрбиячеләр “Иң яхшы театр уенчыгы”дип исемләнгән конкурсында катнаштылар һәм түбәндәге урыннарны алдылар:
Валимухаметова Инна Геннадьевна – 3 урын,
Касимова Гузалия Сайфулловна – 2 урын,
Рахимова Людмила Николаевна – 3 урын. Аларны котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Шул уңайдан, Иске Җөри авылы китапханәсендә актив китап укучылар белән түгәрәк өстәл артында чәй эчү оештырылды.
"Җәлил рус телендә" номинациясендә 8 яшькә кадәрге укучылар арасында 2 нче сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә 1 нче урынны алды һәм Диплом белән бүләкләнде.
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Теләче урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә азерләнә. Укучылар һәм укучылар мәктәп тирәсендә кардан искиткеч сыннар ясыйлар. Алар барлык балалар һәм өлкәннәр кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар.
Менә хәзер дә башлангыч мәктәп укучыларыннан «Кыш тылсымы» дигән рәсемнәр конкурсына 15 эш тәкъдим ителде. Рәсемнәрнең төп геройлары-Яңа ел символлары: Кыш Бабай һәм Кар кызы. Кышкы табигатьне, бозлы таулардан йөрү, тимераякта шуу, чаңгыда йөрү, карда уеннарны ясадылар. Китапханәдә рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды!
14 декабрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә, Ш. Мәрҗәни елын тәмамлап, аның мәгърифәтчелек эшен яктырткан "Шиһабетдин Мәрҗәни-татар милләтенең горурлыгы" дип исемләнгән презентация күрсәтелде һәм барлык катнашучылар да күренекле галим, мәгърифәтчегә багышланган буклет белән таныша алдылар.
Гореф – гадәтләребезне, милли йолаларыбызны яшь буынга тапшыру максатыннан күп кенә эшләр башкарыла. 14 декабрь көнне “Гореф – гадәт, йола югалмаган...“ дип исемләнгән альбом эшләнде. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу альбом белән таныша алачак.
Һәр җирдә чәй иң файдалы һәм тәмле сыеклык булып санала. 16 декабрь көнне Шәтке мәдәният хезмәткәрләре; китапханәче Галимуллина К.Х. һәм мәдәният йорты мөдире Габдуллина Ф.Н. лар “Тәмле чәйле кичке аш” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Кичә кунаклары ничек чәйне дөрес ясау турында чыгыш тыңладылар. Шулай ук тәмле чәй һәм тәм – томнар белән сыйландылар.
Татар укучысына бик таныш булган шәхесләрнең берсе – кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов. 14 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Ч. Айтматовка 90 ел тулуга багышланган “Чыңгыз Айтматов – язучы, акыл иясе, гуманист” исемле күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Чыңгыз Айтматов - дөньякүләм танылган язучы, повесть авторы: «Җәмилә», «Кызыл косынкада Тополек минем», «Беренче укытучы», «Ана кыры», «Сау бул, Гөлсара!" һ.б. Язучы безнең йөрәкләрдә озакка калачак.