Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре массовка өлешен оештыруда актив катнаштылар.
Китап күргәзмәләре төзү – китапханә эшчәнлегенең бер юнәлеше ул. Җәйге каникул чорында китапханәләр алдында торган бурыч - мөмкин кадәр күбрәк китап укучыны файдалы һәм кызыклы ял итүгә тарту, аларның күзаллавын киңәйтү, иҗат итәргә, аралашырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү. Әлеге күргәзмә бигрәк тә үзенчәлекле. Чөнки монда балалар төрле әсәрләрдәге танылган киногеройлар белән таныша алалар. Нәкъ менә шул әсәрләр буенча популяр фильмнар төшерелгән.
Кунакларны рус йортында каршы алдылар, җырладылар, зур сәхнәдә чыгыш ясадылар.
20 нче июнь көнне районыбызның 11 нче сыйныф укучылары рус әдәбияты һәм физика фәннәреннән соңгы имтиханнарын тапшырдылар. Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!
18 нче июнь көнне районыбызның 11 нче сыйныф укучылары биология бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Алда соңгы сынаулар бар але. 20 нче июньдә рус әдәбияты һәм физика фәннәреннән имтихан язачаклар. Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!
17 июнь көнне Ямбулат авылында халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе үткәрелде. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, авыл хуҗалыгы белгечләре тарафыннан бик күңелле һәм җанлы төстә үтте.
16 июнь көнне Теләче авылының үзәк мәйданында халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәмдә Ямбулат авыл клубы каршында эшләп килүче "Умырзая" фольклор коллективы да бик актив катнаштылар, бәйрәм күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә Теләче – Агро җәмгыятенең “Чулпан” бүлекчәсе җитәкчесе Закиров Ф.А. барлык килгән халыкны бәйрәм белән котлады. Хуҗалыкның алдынгы эшчеләрен мәйданга чакырып, уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды. Сабантуйда халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп булды, катнашырга, үз көчләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар һәм уеннар җитәрлек иде. Бәйрәм милли җыр-биюләр белән үрелеп алып барылды. Сабантуй бәйрәме халык күңеленә бик хуш килде!
Аның кунаклары «Почемучки» клубы балалары һәм аларның ата-аналары булды. Катнашучыларның барысы да бик теләп катнашты бу чарада
шигырьләр сөйләделәр, конкурс биремнәрендә һәм викториналарда катнаштылар. Балалар игътибарына тематик экспозиция «Читаем вместе с папой» тәкъдим ителде.
Җәйге чорда аеруча балаларның хәрәкәтләрен оештырганда спорт уеннарына һәм күнегүләргә зур урын бирелә. 19 июнь безнең балалар бакчасында физкультура көне буларак узды, бу чарадан балалар кәефләрен күтәреп, спорт уеннары аша бердәмлек көчен сизеп керделәр.