17 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды.

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Бәйрәмнең рәсми өлешендә  Теләче – Агро җәмгыятенең “Чулпан” бүлекчәсе җитәкчесе Закиров Ф.А. барлык килгән халыкны бәйрәм белән котлады. Хуҗалыкның  алдынгы эшчеләрен мәйданга чакырып, уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды. Сабантуйда халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп булды, катнашырга, үз көчләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар һәм уеннар җитәрлек иде. Бәйрәм милли җыр-биюләр белән үрелеп алып барылды. Сабантуй бәйрәме халык күңеленә бик хуш килде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International