ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

7 июнь көнне Күкчә авыл китапханәчесе “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсе белән берлектә «Путешествие в мир прав и обязанностей» - дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде. Балалар үзләренең белемнәрен ныгыттылар.

Бәйрәмдә балалар төрле уеннарда көч сынаштылар. Күңелле стартлар, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, су ташу, түбәтәй  уеннарын аеруча яратып уйнадылар. Ахырдан татлы ризыклар бенлән чәй эчтеләр.

10 июнь көнне Айдар авыл китапханәсе "Куркынычсызлык безгә кирәк, куркынычсызлык безгә мөһим"  дигән темага танып белү викторинасы уздырды. Китапханәче балаларга РФ гражданнарының  хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде, уен формасында балалар  җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл хәрәкәте һәм янгында үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Мондый чаралардан соң  балалар үз-үзләрен тотыш кагыйдәләре   һәм законсыз адымнар ясамаслар дигән теләктә калабыз.

Тиздән  халкыбызның милли бәйрәме -  Сабантуй җитә. Балалар Сабантуй бәйрәменә бик ныклап әзерләнәләр. Һәр көнне Сабантуй мәйданында репетицияләр үткәрелә. Уңышлар сезгә, балалар!

Кызыклы викторина  сорауларына җаваплар җиреп, соңыннан Россия гимынын җырлап тәмамланган  кичә, балалар күңеленә хуш килде.

Китапханәче Гильмутдинова Р.  балаларны  китапханә тарихы, китап фонды белән таныштырды,  балалар өчен яңа кайткан китаплардан төзелгән “Китапларга каникул юк” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Һәр бала узенә ошаган китапны яздырып алды.

Шушы көннән башлап безнең ил яңа исем алды. Элек ул Социаль Советлар Союзы республикасы дип йөртелсә, хәзер Россия Федерациясе дип атала. Россиянең беренче президенты Б.Н. Ельцин ярдәмендә 1994 елдан 12 нче июнь дәүләт күләмендәге бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Айдар мәдәният йортында да балаларда патриотлык хисләрен тәрбияләү максатыннан “ Без  балаларың синең- җир анабыз ” исеме астында викторина үткәрелде. Алар төрле тарихи, герб, флаг, гимн белән бәйле булган сорауларга җавап эзләделәр.  

Балалар гаҗәеп табигать иленә сәяхәт ясадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, видеороликлар карадылар. «Экологические ребусы» дигән презентация күрсәтелде. Укучылар «Мы с книгой открываем мир родной природы» дигән китап күргәзмәсенә куелган балалар язучылары әсәрләре белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International