ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Начар гадәтләргә урын юк!” - дип исемләнгән бу очрашуда Теләче районы участок полицияләренең башлыгы Зиннатуллин Илнар Наилевич катнашты. Ул укучыларны җәйге каникулларга таралышканчы, балалар һәм яшьүсмерләргә кагылышлы законнар, җәйге кич йөрү вакыты, велосипедта һәм скутерларда йөрү кагыйдәләре һ.б. таләпләр белән таныштырды. Ә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Балаларга язучының иҗатын өйрәтүгә багышланган презентция әзерләнде һәм язучының “Косточка”, “Старый дед и внучек” кебек  мавыктыргыч әсәрләре кычкырып укылды алар буенча фикер алышулар булды.

“Начар гадәтләргә безнең җавап”, - дип исемләнгән бу очрашуда Теләче районы участок полицияләренең башлыгы Зиннатуллин Илнар Наилевич катнашты. Ул укучыларны җәйге каникулларга таралышканчы, балалар һәм яшьүсмерләргә кагылышлы законнар, җәйге кич йөрү вакыты, велосипедта һәм скутерларда йөрү кагыйдәләре һ.б. таләпләр белән таныштырды. Ә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый  юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торуга тиң. Чыннанда, авыл халкы китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп тора. Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.

Ул көнне китапханә тирәсендә китап укучылар белән бергә, клумбалар ясап, чәчәк үсемтекләре утыртылды. Ә иртә яздан але безнең клумбаларны бизәп нарцис һәм лалә чәчәкләре дә атты.

Театралләштерелгән концерт- тамаша төрле җыр- биюләр белән үрелеп барды. Безнең балалар бакчасы  бәләкәчләре дә сынатмадылар, сәхнәдә әти- әниләрнең, килгән кунакларның күңелләренә хуш килерлек итеп чыгыш ясадылар. Концерт ахырында мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Д.С. үзенең җылы рәхмәт сүзләрен балаларга  җиткерде.

Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Сөйләшүне китапханәче алып барды. Ул яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга  зыяны хакында аңлатты һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International