18 нче май көнне Теләче сәнгать мәктәбе укучылары, район мәдәният йортында, еллык йомгаклау концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Театралләштерелгән концерт- тамаша төрле җыр- биюләр белән үрелеп барды. Безнең балалар бакчасы  бәләкәчләре дә сынатмадылар, сәхнәдә әти- әниләрнең, килгән кунакларның күңелләренә хуш килерлек итеп чыгыш ясадылар. Концерт ахырында мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Д.С. үзенең җылы рәхмәт сүзләрен балаларга  җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International