ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

"Сударушка" халык коллективы белән сугыш турында җыр башкардылар.

Мәктәп коллективы, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән театраль  тамашаны  ветераннар һәм тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.


11
май, 2018 ел
җомга

2018 елның 11 маенда Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, агу сиптергеч машиналарын тикшерү булып узды. Конкурста агу сиптергеч машиналарының техник төзеклеге, көйләүләре,  кирәкле җихазлар белән тәэмин ителүве (насослары, шлангалары, үлчәү  цилиндрлары), шулай ук сиптерү механизмнарының тигез итеп эшләве  тикшерелде. Агу сиптергеч машиналарын тикшерү өчен, Авыл хуҗалыгы  хәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәм шулай ук, Татарстан Республикасы  ФГБУ «Россельхозцентр» оешмасының Теләче районы буенча бүлек  җитәкчесе билгеләнде. Конкурс, агу сиптергеч машиналарының техник торышына хәм төзеклегенә карап үткәрелде.

10 май көнне 2005-2006 нчы елгы малайлар арасында Теләче, Әтнә, Кукмара командалары  катнашты.

Нәтиҗәлэре:

Кукмара-Теләче 2:5

Теләче-Әтнә 1:3

Әтнә-Кукмара 2:2

         10-11 нче май көнне 2007-2008 елгы малайлар арасында Теләче, Әтнә, Мамадыш, Кукмара район командалары катнашты.

Нәтиҗәләре:

Кукмара-Теләче 0:5

Теләче-Мамадыш 0:2

Әтнә-Теләче 1:1

     Икенче этап ярышлары август аенда була.

Бу кыска хикәя Бөек Ватан сугышы һәм җиңү тарихы турында. Презентацияне китапханә сәгатьләре үткәргәндә кулланырга була. Бу батырлык дәресләре үткәреп хәтер һәм әхлакый тәрбия бирү, илебез һәм халкыбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләү.

Бөек Җиңү көне уңаеннан,  8 май көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы Казаклар авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл һәм Олы Кибәхуҗадагы обелиск янында митингларда катнашты. Укучылар тыл ветераннары алдында чыгыш ясадылар, һәйкәлләргә веноклар  куйдылар.

Шул уңайдан 10 май көнне Субаш авыл китапханәсендә  ”Туры сүзле остаз” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Китапханәче китап укучыларны кыскача гына язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, күргәзмәгә күзәтү үткәрде. 

Анда балалар һәм өлкәннәр өчен әдәбият тәкъдим ителде. Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бәйрәм кысаларында  шул чор геройларына багышланган буклетлар чыгарылды.

Башта укучылар Бөек Ватан сугышы һәм әлеге куркыныч вакыйгада  катнашкан туганнары турында белгәннәрен сөйләделәр. Кычкырып укулар балаларда  гражданлык һәм патриотизм хисе тәрбияли.Укылган китаплар Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбияты  1945 – 1945 еллар  : М. Җәлил "Кызыл ромашка ","Сандугач һәм чишмә", "Моабит дәфтәре" һәм  Фатих Кәрим әсәрләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International