ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

Бу Җиңү – 20 гасырның иң зур вакыйгасы. Ватан өчен башларын салган каһарманнарыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмас! 8 май көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты һәм авыл җирлеге белән белән берлектә,  Җиңүнең 73 еллыгына багышланган «Онытмыйк без Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә» дип исемләнгән тантаналы чара үткәрделәр. Кунакларыбыз үзләренең авыр балачак  хатирәләре белән уртаклаштылар, укучылар тәкъдим иткән концерт программасы карадылар. Бәйрәм  чәй өстәле артында дәвам итте. Соңыннан обелискка веноклар салынды.

Митингта Алан авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Ә.,тыл һәм сугыш ветераны Сабирҗанова Тайса апа, укытучылар, укучылар, килгән кунаклар, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Ә менә искесен кая куярга. Чүп чиләгенә ташларга ярамый бит аны. Батареялар һәм аккумуляторларның үз эчләренә аз гына күләмдә дә кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зур зыян сала торган химик элементларны алганлыгын беләбез инде. Җыючы булмау аркасында, чүп түгү урыннарына алар тонналап эләгә. Бу проблеманы хәл итү максатыннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Батарейны тапшыр” акциясе башланып китте. Әлеге чарада әти-әниләр, балалар, бакча эшчеләре бик теләп катнашалар.  Соңыннан тулы контейнерлар утильләштерү үзәкләренә тапшырылачак.

Балаларга сугыш чорын яктырткан әдәби әсәрләр тәкъдим ителде һәм аларны кычкырып уку оештырылды.

Бүген, Иске Җөри балалар бакчасында,  тәрбияче белән бергә мәктәпкә әзерлек төркеме мәктәпкә экскурсиягә бардылар.  Экскурсиягә барыр алдыннан  тәрбиячеләр балалар белән атна дәвамында мәктәп турында әңгәмәләр уздырдылар, дидактик уеннар уйнадылар. Балаларны мәктәптә булачак укытучылары каршы алды.Ул балаларны сыйныф бүлмәләре белән таныштырды һәм аларга мәктәптә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатып узды. Балалар шулай ук китапханәдә дә булдылар. Алар анда кызыксынып китаплар карадылар,  үзләренең яраткан әкиятләре турында сөйләделәр.  Мәктәпкә экскурсиягә бару балаларга бик ошады.

8 май көнне Җиңүнең 73 еллыгын искә алып Айдар мәдәният йортында китапханә һәм Айдар авыл җирлеге белән берлектә «Онытмыйк без Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә »- дип аталган тантаналы  чара үткәрелде. Бәйрәмгә,олы кунаклар-тыл батырлары чакырылды.Авылыбыз җирлеге башлыгы Хасаншин Х.Ш.бәйрәмне ачып җибәрде һәм бәйрәм белән  котлап, дәһшәтле сугыш чорында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәм концерты, кайнар чәй һәм коймак -барсыда кунакларыбыз өчен  әзерләнде. Соңыннан обелиск янында венок чәчкәләр куелды. 


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта тәрбияче үзенең эшчәнлегендә лэпбуклар куллана. Лэпбуклар балалар бакчасында эшләү өчен дә, өйдә эшләү өчен дә уңайлы, җайлы. Лэпбуклар белән эшләгәндә бала кирәкле мәгълүматны  үзенә ошаган юнәлеш буенча сайлап ала. Мондый алым балаларга узган тема материалларын кабатлаганда да, яңа әйберләр өйрәнгәндә дә ярдәм итә. Мәсәлән, “Изучаем русский язык” лэпбугында балалар өчен мавыктыргыч, кызыклы төрле кесәләр урнаштырылган: шигырьләр,  табышмаклар, дидактик уеннар  һ.б.  Кесәләрнең исемнәре төрле булса да, аңлату, өйрәтү, уйнату бер юнәлештә бирелә: балаларга сүз байлыгын өйрәтү, бармак уеннары,  җиләк-җимеш, яшелчәләрне  аеру һ.б.

8 май көнне Иске Җөри авыл җирлегендә  Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмне тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын  үзенеӊ котлавы белән Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.Р. башлап җибәрде.  5-6 класс укучылары әдәби-музыкаль композиция, концерт күрсәттеләр.  Бәйрәм ахырында  укучылар билгесез солдат һәйкәленә венок куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International