ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Безнең тыныч тормышыбыз өчен башын салган бер генә авылдашыбыз да, җиңүне якынайту өчен тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәребез дә, балачакларын сугыш урлаган әби-бабайларыбыз, барысы да искә алуга һәм хөрмәткә лаек. Балалар кызыксынып сугыш чоры турында фильм аша әлеге вакытының михнәтен аңларга тырыштылар.  Җиңүнең җиңел бирелмәгәнлеген, бик авыр булганлыгын, ул вакыттагы тормышны тәрбиячеләр бәйнә-бәйнә балаларга анлаттылыр.

Хөрмәтле ветераннар!Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез өчен, без яшь буын, сезгә зур рәхмәт әйтәбез һәм сезнең алда баш иябез.

9 нчы май көнне Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73  еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар. Бәйрәмчә бизәлгән укучылар колоннасы Теләче авыл урамнары аша узып, туган ягыбыз сугышчылары истәлегенә куелган обелискка таба үтте. “Бессмертный полк” акциясендә катнашып, укучылар үзләренең сугыштан кайтмаган бабайларының фотосүрәтләрен күтәреп бардылар.Бөек Ватан сугышчылары хөрмәтенә укучылар венок куйдылар. Бөек Ватан сугышы еллары, Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбыз мәңге онытылмас! Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!

Соңыннан мәдәният йортында “Картаймагыз әле, ветераннар ” дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде.

Шулай ук “Алар даны мәңгелек” исеме астында китап күргәзмәсе дә төзелде.

10 нчы май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Әскәрова Ф.М. һәм Мөхәммәтгалиева З.Т. лар белән берлектә «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика бәйгесенең район турына нәтиҗә ясалды. Теләче районныннан «Иң яхшы мәдәни көндәлек» номинациясендә Имамиев Данис - 1 сыйныф, Кыямов Искәндәр - 2 сыйныф, Әхмәтҗанова Әлфинә - 4 сыйныф һәм Баландыш төп мәктәбеннән Заһидуллина Нурфия - 3 сыйныф укучысы, «Иң мәдәниятле ата-ана» номинациясендә Айгөл Вәлиәхмәтова җиңүчеләр булдылар.

Ел дәвамында иң күп мәдәни чараларга йөрүчеләр Казан шәһәренә, «Экият» курчак театрында үтәчәк бүләкләү тантанасына барачак һә аларга анда курчак театры спектакле күрсәтеләчәк. 

8 май көнне Олы Мәтәскә авылында Бөек Җиңүнең  73 еллыгы бәйрәм иттелде. Бәйрәмдә тыл ветераннары, мәктәп укучылары һәм укытучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, район вәкилләре катнаштылар. Бәйрәм  яңа обелиск янында үтте. Котлаулар, мәктәп балаларының чыгышы булды,сугыштан исән кайтмаучылар истәлегенә венок салынды.  Бәйрәм күңелле үтте. Шулай ук китапханәдә “Ул көннәрнең даны мәңгелек”- дигән исем белән күргәзмә дә эшләнде. 

Акциянең максаты — җәмгыятьнең игътибарын урман байлыкларын саклауга җәлеп итү.  Үзең яшәгән җирне агачлар утыртып яшелләндерү - һәркемнең бурычы булырга тиеш.          5 май көнне,  Айдар авыл китапханәчесе авыл җирлеге һәм башка оешма хезмәткәрләре белән берлектә  «Поварна» чишмәсе янына агачлар утыртуда актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International