Безнең тыныч тормышыбыз өчен башын салган бер генә авылдашыбыз да, җиңүне якынайту өчен тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәребез дә, балачакларын сугыш урлаган әби-бабайларыбыз, барысы да искә алуга һәм хөрмәткә лаек. Балалар кызыксынып сугыш чоры турында фильм аша әлеге вакытының михнәтен аңларга тырыштылар. Җиңүнең җиңел бирелмәгәнлеген, бик авыр булганлыгын, ул вакыттагы тормышны тәрбиячеләр бәйнә-бәйнә балаларга анлаттылыр.
Хөрмәтле ветераннар!Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез өчен, без яшь буын, сезгә зур рәхмәт әйтәбез һәм сезнең алда баш иябез.