Акциянең максаты — җәмгыятьнең игътибарын урман байлыкларын саклауга җәлеп итү. Үзең яшәгән җирне агачлар утыртып яшелләндерү - һәркемнең бурычы булырга тиеш. 5 май көнне, Айдар авыл китапханәчесе авыл җирлеге һәм башка оешма хезмәткәрләре белән берлектә «Поварна» чишмәсе янына агачлар утыртуда актив катнашты.