10 нчы май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Әскәрова Ф.М. һәм Мөхәммәтгалиева З.Т. лар белән берлектә «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика бәйгесенең район турына нәтиҗә ясалды. Теләче районныннан «Иң яхшы мәдәни көндәлек» номинациясендә Имамиев Данис - 1 сыйныф, Кыямов Искәндәр - 2 сыйныф, Әхмәтҗанова Әлфинә - 4 сыйныф һәм Баландыш төп мәктәбеннән Заһидуллина Нурфия - 3 сыйныф укучысы, «Иң мәдәниятле ата-ана» номинациясендә Айгөл Вәлиәхмәтова җиңүчеләр булдылар.
Ел дәвамында иң күп мәдәни чараларга йөрүчеләр Казан шәһәренә, «Экият» курчак театрында үтәчәк бүләкләү тантанасына барачак һә аларга анда курчак театры спектакле күрсәтеләчәк.