Лесной балалар бакчасында тәрбияче балаларга тәрбия бирүдә төрле яңа алымнар кулланып эшли.

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта тәрбияче үзенең эшчәнлегендә лэпбуклар куллана. Лэпбуклар балалар бакчасында эшләү өчен дә, өйдә эшләү өчен дә уңайлы, җайлы. Лэпбуклар белән эшләгәндә бала кирәкле мәгълүматны  үзенә ошаган юнәлеш буенча сайлап ала. Мондый алым балаларга узган тема материалларын кабатлаганда да, яңа әйберләр өйрәнгәндә дә ярдәм итә. Мәсәлән, “Изучаем русский язык” лэпбугында балалар өчен мавыктыргыч, кызыклы төрле кесәләр урнаштырылган: шигырьләр,  табышмаклар, дидактик уеннар  һ.б.  Кесәләрнең исемнәре төрле булса да, аңлату, өйрәтү, уйнату бер юнәлештә бирелә: балаларга сүз байлыгын өйрәтү, бармак уеннары,  җиләк-җимеш, яшелчәләрне  аеру һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International