8 май көнне Җиңүнең 73 еллыгын искә алып Айдар мәдәният йортында китапханә һәм Айдар авыл җирлеге белән берлектә «Онытмыйк без Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә »- дип аталган тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәмгә,олы кунаклар-тыл батырлары чакырылды.Авылыбыз җирлеге башлыгы Хасаншин Х.Ш.бәйрәмне ачып җибәрде һәм бәйрәм белән котлап, дәһшәтле сугыш чорында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәм концерты, кайнар чәй һәм коймак -барсыда кунакларыбыз өчен әзерләнде. Соңыннан обелиск янында венок чәчкәләр куелды.