Жителям района, которые проводят праздники на природе, необходимо соблюдать несложные меры защиты:
Бүген Олы Мәтәскә балалар бакчасында балалар белән Габдулла Тукайның якты истәлегенә шигырь кичәсе уздырдык. Тәрбияче балаларга бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннан соң балалар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шигырь кичәсендә балаларга югары бәя бирелде, алар барысы да өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде.
25 апрель көнне Муса Җәлил исемендәге опера балет театрында туган телләр форумы үткәрелде. Анда VI Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләделәр. Безнең мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Гыйльманова Мәликә әлеге мәртәбәле бәйгедә 3 урын яулады. Диплом һәм бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тапшырды. Бүләкләү тантанасында мәктәп директоры И.Б.Гайбадуллин, Мәликәнең укытучысы Д.Г.Гатауллина һәм әнисе А.М.Хәсәнова катнаштылар.
Белгәнебезчә, 26 апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу датаны татарлар яшәгән һәр төбәктә билгеләп үтәләр.Баландыш төп мәктәбе дә һәр ел саен бу бәйрәмне үзенчәлекле итеп уздыра. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү дисеңме, рәсем ясап күргәзмә оештыру, шигырь уку кичәсеме, саный китсәң бик күп алар. Быелгы чара шуның белән аерылып тора: шагыйрьнең әсәрләрен инглиз телендә яңгырату. 3 нче сыйныф укучылары Гарипова Динә һәм Заһидуллина Нурфия“Бала белән күбәләк” не инглиз телендә җырлап бирсәләр , Низамов Фидан һәм Галимов Адель“Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Тукайның әсәрләре нинди телдә булса да аһәңле яңгырыйлар икән.
21 апрель көнне Ачы авыл китапханәсе «Библионочи» в 2018 году — «Магия книги» дип исемләнгән чарада актив катнашты. Китапханәдә Г. Тукайның китапларын укыдылар. Китап укучыларны китапханәче Г.Тукайның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.
Габдулла Тукай - бөек татар шагыйре, дөнья масштабына чыккан шәхес. Ул татар милләтенең символы. Без аны хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы буларак та беләбез. Менә инде 100 елдан артык аның үлемсез шигърияте кеше күңелендә якты хисләр уята, яшәүнең мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә, халык һәм Ватан язмышына битараф булмаска өйрәтә. Тукай үзенең шагыйрь генә түгел, дипломат, философ, җәмәгать эшлеклесе булуын да әйтә. Шул уңайдан , Ямбулат авылы китапханәсендә "Милли азатлык күгендә ул - кояш һәм аебыз..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче кыскача гына язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Г. Тукай айлыгы кысаларында, 23 апрель көнне Тәмте - Мәтәскә гомуми белем бирү башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Иҗат аша Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Китапханәче Шакурова Гөлия үткәргән чараның максаты балаларны Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, үлемсез шигъриятенә мәхәббәт уяту иде. Укучылар чарада бик актив катнаштылар, шигырьләрен укыдылар, җырларын җырладылар, әкиятләрен искә төшерделәр.
Китап күргәзмәсе, шигырь сөйләүчеләр конкурсы, уен-викторина оештырылды. Кичә ахырында Г.Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар күрсәтелде.
Тукайның тормыш юлы белән таныштырылды, нәниләр өчен булган китаплары турында сөйләнелде, шигырьләре укылды. Шулай ук аның әсәрләренә нигезләнеп ясалынган мультфильмнар күрсәтелде.
Күргәзмәдә Г. Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган китаплар урын алды.