Библиотөн - 2018" акциясе кысаларында Ямбулат авылы китапханәсе китапханәчесе Шакурова Гөлия бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан "Тукай - сүнмәс йолдыз ул!" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Тематик кичә бөек татар шагыйре Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланды.
26 апрель көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан "Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. Китапханәче Шакурова Гөлия башта шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, балалар бик тә теләп "Тукайны беләсеңме" дигән конкурста , шагыйрьнең әсәрләре буенча викторинада да катнаштылар, шигырьләрен сөйләделәр. Балалар мероприятия ахырында, актив катнашканнары өчен бүләкләнделәр.
Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә бүгенге көндә 27 – тыл хезмәтчәннәре, 1- Бөек ватан сугышы ветераны, 1 –Бөек ватан сугышы инвалид, 1 – тол калган хатынга социаль хезмәт күрсәтелә.
9 май бәйрәме алдыннан өлкәннәребезгә аеруча да күбрәк игътибар бирелә. «Чиста тәрәзәләр» шигаре астында социаль хезмәткәрләр ветераннарыбызның өйләрен чистартып юып чыктылар, шулай ук бушлай өстәмә социаль хезмәтләр күрсәттеләр. Безнең ветераннарыбыз мондый очрашуларны көтеп алалар, күп еллык эш дәверендә бу көндәлек аралашулар аларны социаль хезмәткәрләре белән бик якынайтты . Эшләрне бер кат бетергәч, социаль хезмәткәрләре белән бергә альбомнар карап үткән гөмерләренең, сугыш хәтирәләрен искә төшереп сөйлиләр.
Китапханәдә Тукайга багышлап үткәрелгән чаралар һәрвакыт яратып һәм кызыксындырып үткәрелә. Бу юлы да Тукай әкиятләре балалар рәсемнәрендә илһамланып һәм хис белән башкарылган иде. Үзләренең яраткан әкият геройларын балалар бик яратып сурәтләделәр.
Газетада Тукайның тормыш юлы турында кыскача мәглүмат, портреты һәм күп төрле материаллар урын алды.
Игълан ителгән әлеге айлык кысаларында Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, мәдәният йорты территориясендә чистарту эшләре уздырдылар: әйләнә-тирә территорияне кардан чистарттылар, көнкүреш чүп-чарларын җыйдылар.
Балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче «Мисолька» вокаль ансамбле дә бу бәйгедә катнашты. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән Республикабызның музыка һәм хөнәри училищеларыннан килгән иҗат коллективлары арасында безнең кызлар үз номинацияләрендә иң яхшы булып танылдылар, 1 урын яуладылар һәм кубок белән бүләкләнделәр. "Мисолька" вокаль ансамбле Галия Кайбицкая репертуарыннан Сара Садыйкованың "Казан кичләре" җырын һәм " Халык җырларына тезмә” башкардылар. Шулай ук ансамбль җитәкчесе Р. Биктимирова һәм оешма җитәкчесе Н. Галимҗанова "профессиональ хезмәте өчен" оештыру комитеты исеменнән дипломнар белән бүләкләнделәр.
Марафон “Ил гомере, халык гомере кебек озын булыр, Тукай гомерең !..” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Балалар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Марафон бөек шагыйребезнең “Туган тел җыры белән тәмамланды.
Әлеге семинарда Теләче районы Айдар авыл мәдәният йорты директоры Фаляхова Р.А. ТР мәдәният министырлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
26 апреля в Аланской средней общеобразовательной школе был проведён парламентский урок - 2018, посвящённый 25-летию Совета Федерации Федерального собрания Российской Федерации. В ходе урока учащиеся познакомились с историей, функциями и работой парламентариев на всех уровнях власти. На правовом мероприятии присутствовали помощник депутата Государственного Совета Республики Татарстан Р.А.Кантюкова Г.Т.Минкина, руководитель Аппарата Совета Тюлячинского муниципального района И.В.Мубинов. В заключение парламентского урока прозвучали мнения, пожелания, напутственные слова Гузалии Талгатовны и Ильдара Вакиповича. Закончили парламентский урок словами Цицерона: «Только то общество, в котором народ пользуется верховной властью, есть истинное вместилище свободы».