Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә төрле чаралар үткәрелә. 23 апрель көнне мәдәният йорты директоры белән берлектә “Тукай сүнмәс йолдыз ул” дигән исем белән шагыйрьне искә алу кичәсе үткәрелде. Бу чара төрле сыйныф укучылары һәм бакчада тәрбияләнүчеләр катнашында “Каенкай”ясле-бакчасында үтте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен, шулай ук Г.Тукайга багышлап язган шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр һәм җырларын җырладылар.
Иске Җөри авылы китапханәчесе дә бу акциядә актив катнашты. 22 апрель көнне территориядагы карларны таратты, җир чыккан урыннардан чүпләр җыйды.
21 апрель көнне Күкчә авылы китапханәчесе “Китапханә төне - 2018”акциясе кысаларында “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсе белән берлектә “Без –Тукай оныклары” - дип исемләнгән кичә үткәрде.
23 апрель көнне Күкчә авылы китапханәчесе «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» ‒яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН » акциясендә катнашты. Балыклы авылы мәдәният йорты территориясе чүптән арындырылды.
23 апрель көнне Г.Тукайның 132еллыгына багышланган Әбде авыл китапханәсендә «Саз мой нежный и печальный…» дип исемләнгән чара узды. Балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында «Великому татарскому поэту посвящается…» дип исемләнгән альбом тәкъдим ителде. Балалар бик теләп Г.Тукайның әсәрләрен укыдылар.
Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә, Казан губернасында (хәзерге Арча районы Р. Татарстан) Кушлавыч авылында мулла Мухамметгариф гаиләсендә туган. Шул уңайдан Ачы авыл китапханәсендә Г.Тукайның 132 - еллыгына багышланган, телдән журнал "Габдула Тукай" төзелде. Журнал язучының иң әһәмиятле тормыш этаплары турында сөйли.
Урта Мишә авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнашалар. Территориядагы карларны тараттылар, җир чыккан урыннардан чүпләр җыйдылар.
Китапханәдә әлеге көнгә багышланган иҗади эшләр буенча бәйге игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә катнашкан, 6 кеше, Тукай әсәрләренә багышлап рәсемнәр ясаганнар иде.