ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Ил күләмендә аның якты истәлегенә багышланган чаралар үткәрелә.   Кызганычка каршы, ул бик кыска гомерле булган. Шуңа да карамастан, бик зур мирас калдырган кешеләрнең берсе ул. Һәр татар баласы аның шигырьләрен укып үсә.  Бүгенге көнгә кадәр ул безнең милләтебезнең якты кояшы. Авыр тормышлы, авыру булса да, кыска гына гомере эчендә ул онытылмас эз калдыра алган. Аның истәлегенә һәйкәлләр ачыла, аның исеме белән урамнар атала, аңа багышлап дистә еллар буе чаралар үтә. Без күп милләтле Россиядә, күп милләтле Татарстанда яшибез.  Без татар булуыбыз  белән горурланабыз, башка милләт кешеләре белән дус-тату яшибез.

2018 елның 25 апрель көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Максабаш авылында яшәүче ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм ялгыз калган олы яшьтәге кешеләргә ярдәм иттеләр. Әлеге хезмәттә волонтерлар да актив катнаштылар. Җитез волонтерлар тиз арада өйдә тәртип һәм чисталык булдырдылар. Әби белән әнгәмә дә үткәреп алырга өлгерделәр. Аларны бигрәк тә сугыш чоры вакыйгалары бик кызыксындыра иде, чөнки   Бөек Җиңүгә тылдагыларның да зур өлеше кергән.

25  нче апрель көнне  Теләче  урта мәктәбендә “ Яңа федераль дәүләт стандартлары шартларында башлангыч сыйныфларда актив алымлы технологияләр буенча дәрес”  темасына республика семинары булып үтте. Семинарда башлангыч сыйныф укытучылары Т.Ф. Саттарова, Г.З. Фархуллина,  Э.М. Кошкина, Р.Р. Шаймарданова, Г.Ф. Нигмәтҗанова , Л.Ф. Алимова   югары дәрәҗәдә ачык дәресләр  күрсәттеләр,   З.Р. Хәлилова, М.А. Миннуллина, А.М. Галиева    сыйныфтан тыш чараларда  балаларның иҗади кунекмәләрен үстерү юллары белән уртаклаштылар. Республика семинарында  Балтач, Арча, Биектау, Кукмара һәм Саба муниципаль районыннан башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.

Юл йөрү кагыйдәләрен белгән һәм аларга буйсынган очракта гына без үзебезне юлларда тыныч һәм куркынычсыз тота алабыз. Төп максатыбыз: балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.Шушы максат белән безнең балалар бакчасында  25 апрель  көнне ачык шөгыль үтте.Иң истә калганы: балаларның  “ Светофор” биюе булды. Бу шөгыльгә әйдәп баручы специалист Ягафарова Г.Н. чакырылган иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.

24 апрель көнне Олы Мәтәскә  балалар бакчасында   район мәгариф бүлегеннән килгән  комиссия тарафыннан  мониторинг уздырылды.  Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты  Сәетова А.Н., педагог-психолог  Хазипова С.Н., логопед  Шаймарданова М.Н.,  рус теле  белгече  Ярмиева З. М.  килгән иде.  Алар  мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның мәктәпкә әзерлеген тикшерделәр. Тәрбияченең һәм балалаларның чыгышларын килгән кунаклар бик  ошаттылар.

Шушы коннәрдә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Галимова Н. XVII республика күләм балаларның гүзәллек һәм талант “Мини-мисс Татарстана -2018 ” бәйгесендә сайлау этабында катнашты.

23  нче  апрель  көнне  Теләче  урта  мәктәбендә  5 нче  сыйныф  укучылары  тарих фәненнән     бөтенроссия тикшерү эшләре  яздылар. Бөтенроссия тикшерү эшләре  укучыларның  тарих фәненнән   әзерлекләрен тикшерү  максатыннан үткәрелде. 5   нче  сыйныф  укучылары    барлык  биремнәрне дә үтәделәр. 

22 апрель- Халыкара Җир көне. Бу көнне кешеләр экологик бәла- каза турында искә төшерәләр һәм  экологик проблемаларны чишүдә үзләре нәрсә эшли алачаклары турында уйланалар. Экологик үзаңны балачактан ук формалаштыру максатыннан, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучысы Закирова Г.Д. балалар иртәсе үткәрде. Чарада укучылар- табигать сакчылары чыгыш ясады.

Бүген безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә булып узды. Балалар татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М белән Г.Тукайның шигырь һәм әкиятләрен искә төшерделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар.Соңыннантәрбиячеләр балаларга “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Нәниләрнең  күңеленә бу тамаша аеруча хуш килде. Бәйрәмне татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладылар. Еллар үтү белән, Г. Тукай әсәрләренең тирән мәгънәле, зур тәрбияви әһәмияткә ия булуына инанабыз.  Ул безнең өчен бөек шагыйрь генә түгел, ә татар тормышы һәм аның тарихына эз салучы шәхес тә әле. Тукай әле хаман да әсәрләре аша, шушы авыр тормышта үзеңә туры юл табарга, дөрес яшәргә өйрәтә.

24 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак"берләшмәсенә йөрүче балалар белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Син яшәрсең, мең яшәрсең, Син шагыйрьләр солтаны" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде. Кичә барышында балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның тормышы белән бәйле булган сорауларга җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International