Әңгәмә барышында гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тынычлыкны саклауга игътибар бирелде. Яшьләр илебездә булган гадәттән тыш булган вакыйгалар турында үзләренең фикерләрен белдерделәр һәм аларны булдырмау өчен тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.
Укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән тирәнрәк таныштылар. Г.Тукай китапларыннан төзелгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
14 апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары, илебезнең барлык укучылары белән берлектә, тоталь диктант яздылар. Диктантның максаты укучыларда рус теленә мәхәббәт тәрбияләү, рус телен өйрәнергә теләүчеләрне бергә берләштерү иде.
Балалар спорт мәктәбе тренеры Сафин А.З. һәм районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гиниятуллин И.С. җитәкчелегендә Теләче районы командасы да әлеге ярышларда катнашып кайтты. Барлыгы 41 команда 353 яшь көрәшче катнашкан турнирда 70 кг.нан югары үлчәү авырлыгында Зарипов Багир (Теләче) 2 урын, 40 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Галиуллин Әнәс (Иске Җөри) 6 урын, 60 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Камалиев Илхам (Олы Мәтәскә) 7 урынны яулады.
14 апрель көнне китапханәче Шакурова Гөлия “Игелек яшәсен җиһанда” дигән девиз астында китап һәм газета – журналлар белән таныштыру һәм аларны тарату буенча өлкәннәрнең өйләренә баруны оештырды. Шуның өчен дә китапханәче Шакурова Гөлия, “Язгы игелеклелек атнасы” кыссаларында Миңсылу Шәйхетдинова өенә килде. Өлкәннәр янына баргач, аларга төрледән – төрле китаплар бирү генә түгел, ә аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер дә теләнде.
8-15 апрельгә кадәр “Уникс” концертлар залында “Созвездие – Йолдызлык – 2018” Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Суперфиналы узды. Баландыш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Галлямов Мурат “Вокал соло” номинациясендә чыгыш ясап, “Созвездие – Йолдызлык – 2018”фестиваленең лауреаты булды. (Җитәкчесе – Сафина А.Ә.) Аларга алга таба да уңышлар телибез.
11 апрель көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылыары очен спорт ярышлары утте.Әлеге ярышта мәктәбебез укучылыры актив катнашып, IIурынны яулап кайттылыр. Котлыйбыз аларны!