ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бу акция Түбән Новгород өлкә балалар китапханәсе тарафыннан, язучы Максим Горькийның 150 еллык юбилее уңаеннан игълан ителде. Китапханәнең кунаклары -  «Ромашка» балалар бакчасы нәниләре һәм мәктәп укучылары.

Очрашу вакытында укучылар Горький биографиясенең кайбер кызыклы фактлары, балалар өчен язылган  әсәрләрнең  классик әсәрләр булуы турында белделәр.   Әдәби сәгать программасында «Воробьишко», «Утро», «Случай с Евсейкой», «Про Иванушку – Дурачка» әкиятләре кычкырып укылды, «Путешествие по сказкам Горького» викторинасы сорауларына җаваплар тыңланды һәм «Давайте Горького читать» акциясе игълан ителде. Барлык китапханәгә  килүчеләргә М. Горький китаплары тәкъдим ителде.

Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларда куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру буенча системалы эш алып баралар.  Язгы чорда, аеруча  балалар һәм ата-аналар белән, боз белән капланган сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән төрле эш формалары планнаштырыла.

Яңа эш алымнары кулланып эшләү китап укучыларны кызыклы, уен формасында җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, биредә балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, уеннарда катнашып төрле мәсьәләләрне чиштеләр.

Тематик сәгать барышында балалар кошлар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар, кышлаучы кошлар белән күчмә кошларны аерырга өйрәнделәр. Рәсем конкурсында да катнаштылар.

Ачы авыл клубында  мәсәлән, балалар  "Кинусаига" дип аталган кул эше белән шөгелләнә башлаганнар.

Бар җиһанны нурга , матурлыкка күмеп - яз атлый. Язның беренче кошы булып кара карга санала. Кара каргалар килү белән безнең татар халкының яратып үткәрелә торган "Карга боткасы" бәйрәме җитә. Бүген дә Олы Мәтәскә авылында "Карга боткасы" бәйрәме булып узды. безнең "Каенкай" балалар бакчасыны йөрүче балалар да бу күнелле бәйрәмнән читтә калмадылар. Бәйрәм матур шигырьләр, дәртле җырлар һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды. Ә ахырдан иң кызыгы һәм күңеллесе - Карга боткасыннан авыз иттеләр. Бәйрәмнән балалар бик канәгать калдылар.


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Китап уку нәни балаларда әкият геройлары аша кешелеклелек сыйфатлары, мәрхәмәтлелек хисе, шәфкатьлелек, гаделлек тәрбияли. Һәр укылган әкияттән соң балалар белән җанлы әңгәмә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International