ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Оештыручысы район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты - Сәетова А.Н. Семинарның кураторы, профессор, социология  фәннәре докторы, “Гаилә белеме” проектының  авторы Карцева Л.В. үз эше турында тирәнтен таныштырды, тәҗрибәләр белән уртаклашты. Семинарда гаилә кыйммәтләрен үстерү, ФГОС ны  тормышка ашыру шартларында  гаилә  һәм балалар бакчасының  үзара  бергәләп  эшләү мәсьәләләре каралды.  Шулай ук бакчабызның барлык тәрбиячеләре да әлеге семинарда актив катнашучылар булдылар. Үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, зурлар төркеме балалары белән   “Тәмле сүз”  театраль күренешен күрсәттеләр, үзләренең проект эшләрен якладылар.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә инвалидлар декадасы дәвам итә. Быел ул 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр үтәчәк. Мәктәптә декада уздыру буенча эш планы төзелде. Ул чараларда сәламәт балалар белән беррәттән инвалид балалар да катнашачак. 4 декабрьдә башлангыч сыйныф укучылары арасында “Нинди матур дөнья!” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Конкурсның максаты: балаларны инвалид кешеләр проблемасына җәлеп итү, балалар коллективында дуслык һәм теләктәшлек тәрбияләү.

“Балалар иҗат үзәге” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе инвалидлар декасында ел саен актив катнаша.   Түгәрәкләргә  йөрүче укучылар "Волшебные изделия для инвалидов" һәм Письмо-поддержка инвалидам "Розовый конверт" дип исемләнгән бик матур хәйрия акцияләрен ел саен үткәрү гадәткә кертелде. Хатлар һәм бүләкләр мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм олыларга  тапшырылды. Балалар көче белэн кул эшлэреннән күргәзмә оештырылды.

Наркомания -  замана чире, ләкин физик авыру гына тугел, ә рухи авыру да. Шуңа күрә баланы яшьтән ук рухи һәм әхлакый яктан бай итеп тәрбияләргә кирәк. Мәдәни яктан гомуми үсеш, шул исәптэн бала чактан ук музыкага тарту, рухи яктан баету зур әхәмияткэ ия икәне яшьләргә төшендерелде.

Чыгышта яшьләргә ВИЧ инфекциясе СПИД авыруларын булдырмый калдыру һәм башка профилактик чаралар турында сөйләнелде. Яшьләр  игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Кичә теннис турниры белән тәмамланды


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Ул “Балачак” курчак театр-студиясенең яңа куелачак сәхнә әсәре  турында фикерләр белән уртаклашты һәм студиягә йөрүче балалар белән театр курчаклары ясау буенча мастер-класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International