ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Чара барышында балаларга Шармыш авылының килеп чыгу тарихы сөйләнде.Туган якка багышланган кроссворд тәкъдим ителде.  Китапханәдә бу көнгә багышлап «Здесь край моих отцов и дедов» исемле күргәзмә эшләнде. Мондый чаралар яшьүсмерләргә туган як турындагы белемнәрен тагын да арттырырга ярдәм итә.

Алар «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» презентациясе ярдәмендә республика буенча виртуаль мәдәни сәяхәт кылдылар, туган ягыбызның борынгы тарихы, музейлар һәм театрлар, китаплар һәм китапханәләр, танылган бөек язучыларыбыз һәм мәдәният әһелләре белән таныштылар. Балалар күтәренке кәеф белән тарихи үткәнебезгә чумып республикада яшәүче халыкларның гореф - гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштылар.

Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде.  

Балаларны табигатьне саклауга мәктәпкәчә яшьтән өйрәтү мөһим.  Экологик шөгыльләр тәрбиячеләр тарафыннан регуляр рәвештә үткәрелә. Алар табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга уңай эмоциональ мөнәсәбәттә чагыла торган экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән.  Шушы максатларны күздә тотып Теләченең беренче балалар бакчасында бүген “ЭКОМОДА” диеп аталган кичә уздырылды. Мероприятиедә икенчел чималдан эшләнгән әйберләрдән мода күрсәтү  булды. Чара балаларда зур кызыксыну уятты. Әти-әниләре белән бергә алар кәгазьдән, бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан, полиэтилен пакетлардан, пластик шешәләрдән киемнәр ясадылар.Нинди генә киемнәр уйлап тапмаганнар алар. Балалар арасында индеец, ниндзя ташбакасы, батыр, патшабикә, клоун, патша, ковбой  һәм башка персонажлар бар иде.Нәниләребезгә һәм аларның әти- әниләренә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез,алар булмаса мондый күңелле бәйрәм дә булмас иде!

2017 елның 19 октябрь конендә “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре график нигезендә консультатив көн белән Узәк җирлегендә  булып кайттылар.  Алар төрле категория гаиләләргә социаль проблемаларны чишүдә хезмәт күрсәттеләр.

18 октябрь көнне Субаш авыл китапханәсендә язучы Юныс Сафиуллинның 75 яшь тулу уңаеннан "Киң колачлы талант иясе" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә язучының китаплары, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлар куелды.

18 октябрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә татар драматургы Юныс Сафиуллинның  70  яшьлеге уңаеннан “Гомер агышын тоясың, агым суларга карап” дип исемләнгән китап-күргәзмә ясалды. Күргәзмәгә драматургның китаплары һәм иҗаты турында мәгълүматлар урнаштырылды.

Юкка гына аны алтын көз димәгәннәр. 18нче октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры укучы балаларга урманга экскурция оештырдылар.  Укучылар урмандагы тереклек белән кызыксынып, матур яфраклар җыйдылар, уеннар уйнадылар.

14 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсе “День лермонтовской поэзии в библиотеке”  дип исемләнгән төбәкара акциягә кушылып “Лермонтовны бергә укыйбыз” исемле шигърият сәгате үткәрде. “Мятежный парус Лермонтова” исемле күргәзмә куелып, китап укучылар язучының әсәрләрен укыдылар һәм аның биографиясендәге кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.

18 нче октябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы- сатирик Алмаз Хәмзин һәм балалар язучысы Алмаз Гыймадиев белән очрашу оештырылды. Бу күңелле очрашуда укучылар ял иттеләр, аралаштылар. Кичә ахырында һәр укучы китап белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International